Игътибар: онлайн тамаша! Бүген 19.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты
Татарстанның популяр артистлары матур үрнәк күрсәтә! Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә һәм коронавирус аркасында карантинда булучы республика халкына алар онлайн-концертлар бирәчәкләр.
Чыгышларны интернетта «Вконтакте» һәм «Одноклассники» төркемнәрендә карый аласыз, сылтама https://vk.com/nashtatarstan һәм
Беренче концерт бүген 19: 00 сәгатьтә була. Туры эфирда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясаячак.
Бу идеяне шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диләрә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллин да хуплады.