Әмма 21 райондашыбыз медицина күзәтүендә. Алар барысы да күптән түгел чит илләрдән кайткан: 14е Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, 3се Финляндиядән, икесе Төркиядән, икесе Азәрбәйҗаннан. Тагын Актаныш районында пропискада булган 11 кеше үзлектән изоляциядә, алар бүген Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрендә яшиләр. “Роспотребнадзор” кушуы буенча, үзлектән изоляциядәге кешеләрнең 10 көннән соң анализлары алына, Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсенә тикшерергә җибәрелә.
Районда коронавирус авыруы килеп чыга калса, хастаханәнең инфекция бүлеге авыруны кабул итәргә әзер. Район җирлегендә яшәүчеләр арасында авыруны җитди кабул итмәүчеләр дә бар. Бу һич кенә дә икътисади сәбәпләр аркасында килеп чыккан авыру түгел. Шуңа күрә барлык гражданнар саклык чараларын күрергә тиеш. Массакүләм чаралар тыелды, бит-кулларны сабын белән юып тору, антисептиклар белән эшкәртү, маска кию сорала. Авыру симптомнары: тән температурасы күтәрелү, сулыш алу авырлашса, йөткерү, төчкерүләр барлыкка килсә, Актаныш үзәк хастаханәсенә кичекмәстән мөрәҗәгать итү кирәк. Шулай ук 3-24-10, 3-24-03 һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенең 103, 03 номерларына чылтыратыгыз.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, хастаханәнең медицина персоналына саклык чаралары буенча инструктаж үткәрелде. Хастаханәгә бер тапкыр киелә торган 50 костюм, 70 данә респиратор кайтарылган, тагын 100 данәгә заявка бирелгән. Бу костюмнар Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсенә җибәрелгәнче, медицина хезмәткәре тарафыннан махсус бокста, коронавирус инфекциясенә шикләнелгән авыру белән аралашканда киелә.
Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз!