Райондашыбыз Шамил Миңнетдинов - үз исемен тимерче сандалында чүкеп булдырган хөрмәткә лаек шәхес. “Сельхозтехника” оешмасының (хәзерге МТС) алыштыргысыз тимерчесен бүген дә тирән ихтирам белән искә ала Актаныш. Үзе моннан җиде ел элек бакыйлыкка күчсә дә, алтын куллы дигән даны Шамил аганы әле дә күңелләрдә яшәтә.
Тимер кадәр тимерне буйсындыру өчен беләк көче генә аз, үҗәтлек тә, күңелдә хезмәтеңә карата мәхәббәт тә булырга тиеш. Иске Әлем егете Шамил Миңнетдин улы үзендә нәкъ шушы сыйфатларны тәрбияләгән дә инде. Җиде класс тәмамлаган Шамил ага гомер буе аң-белем алырга да хыялланган – насыйп кына булмаган, чөнки чоры башка булган, җыры башка булган ул елларның.... Җыр дигәннән, кулыннан салкын тимер төшмәгән райондашыбызның күңеле моңлы була. Кайчандыр әтиләре яратып башкарган “Фирдәвескәй”, “Уракчы кыз” җырларын бүген дә балалары дулкынланусыз тыңлый алмый. Бергә хезмәт иткән дус-танышлары да Шамил аганың күңел кылларын тибрәтеп җырлавын искә ала.
.jpg)
Дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны Шамил Миңнетдинов, бик күп райондашларыбыз кебек үк, көне төнгә ялганган хезмәт белән үткәрә. Башта туган авылында атлар караса, 1944 елдан аның хезмәт юлы Актаныштагы машина-трактор станциясе белән бәйләнгән. Комбайнчылар курсында белем алып, бер урып-җыю сезонын кыр корабы штурвалы артында каршы ала ул, 1947 елда исә тимерче булып күчерелә. Лаеклы ялга чыкканчы шушы һөнәренә тугры кала Шамил ага Миңнетдинов. Җитәкчелек алдында абруен да, хезмәттәшләре арасында дәрәҗәсен дә тимердәй какшамаслык итеп ясый ул.
МТСны күтәрүдәге хезмәте җиңел елларга туры килми Шамил аганың. Бөтен эш тә кул хезмәте белән башкарыла - шушы чорда сынала да инде хезмәткәрләрнең алтын куллары. 1948 еллдарда районга чылбырлы тракторлар кайта башлый, аларны басу-кырларга чыгарганчы тагылма кораллар, сабан төрәннәре, тырмалар белән җиһазларга кирәк була – эшнең иң авыры тагын тимерчеләрнең эш белән чыныккан җилкәләренә төшә. Еллар үтеп, “Сельхозтехника” оешмасына кул хезмәтен алыштырырлык механикалаштырылган чүкечләр кайта башлагач кына алтын куллар бераз ялга тиенә. Шөкер, Шамил Миңнетдин улының риясыз, намуслы хезмәте җитәкчелек тарафыннан лаеклы бәяләнә: хезмәтенә хөрмәте “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре аша чагылыш таба. Актанышның алтын куллы тимерчесенә үз хезмәт җимешләре белән 1970 елда Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә катнашырга насыйп була, республика күләмендә оештырылган тимерчеләр бәйгесендә дәрәҗәле икенче урынга ия була хезмәт улы.
Әле лаеклы ялга чыккач та райондашыбыз, үз һөнәренә тугрылыгын саклап, ун ел дәвамында 80нче һөнәр училищесында тимерче булып эшли.
Тимерче Шамил аганың гаилә тормышы, гаилә тылы да тимердәй нык була. Тормыш иптәше Шәмсегөл ханым белән нигез салган гаилә учагы 61 ел дәвамында җылыта аларны. Бәхетле парга бриллиант туйларын үткәрү дә насыйп була. Алты дистә ел эчендә бер-берсен ярты сүздән, гади генә ишарәдән дә аңларга өйрәнә алар. Актаныштагы иң күркәм гаиләләрнең берсе буларак мәгълүм Миңнетдиновлар. Туган-тумачалары, күрше-күлән мөхтәрәм гаиләгә киңәш-табыш итәр өчен сукмак сала. Әлеге сукмактан бик озак еллар халык өзелми.
.jpg)
Үзенең укуга булган зур омтылышын Шамил ага балалары аша чынга ашыра. Гаилә ике кыз, бер улга гомер бүләк итә. Зыялы нәселдән булган Шәмсегөл ханым белән тимерче Шамил әфәнде газизләрен аң-белемле итәр өчен бар көчләрен куя. Миңнетдиновлар гаиләсенең данын еракларга тараткан балалар өчесе дә югары белем ала. Әти-әниләренең хыялы чынга аша: алар җәмгыять өчен файдалы шәхесләр булып үсеп җитә, илебез горурланырлык хезмәт ияләренә әверелә.
.jpg)
Олы кызлары Дүсинә Шамил кызы – медицина дөньясында танылган шәхес. Ул – медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибәсе. Гомеренең 50 елдан артыгын ул халык сәламәтлеге сагында үткәрә.
Кече кызлары Энҗе Шамил кызы – доцент дәрәҗәле югары белемле икътисадчы, хезмәт юлы мәркәзебез Казан белән бәйле.
Гаиләнең нәсел дәвамчысы Рәшит Шамил улы да, олы апасы кебек, медицина юлын сайлап ялгышмый – бүгенге көндә ул атаклы табиб-кардиолог. Хезмәт юлының иң шанлы еллары Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә үтә аның.
Шөкер, тимерче Шамил аганың һәм Шәмсегөл ханымның балалары бүген исән-сау. Өчесе дә Казан шәһәрендә гомер кичерә. Әти-әниләренең нәселен 6 онык, 5 оныкчык белән дәвам итә алар.
“Бар яктан да хөрмәтле әти-әниебезнең йөзенә кызыллык китермәдек, аларның дөрес тәрбиясендә үсеп, хезмәттә югары үрләр яуладык. Боларның чишмә башында кадерле кешеләребезнең хәер-фатихасы, аларның зур тырышлыгы ята. Әти-әни җылысын тоеп, бик кадерле балалар булып үстек. Бүген дә без әти-әниебезгә рәхмәт укып яшибез”, - ди Дүсинә Шамил кызы.
Актанышны да еш исләренә төшерә алар. Кендек каны тамган туган якларына булган мәхәббәтләре дә, еллар үтсә дә, тоныкланмый, чөнки Актаныш белән гомер юлларның иң матур еллары бәйләнгән аларның. Сабантуй бәйрәмнәрендә дә Миңнетдиновлар нәселе дәвамчылары көтеп алынган, кадерле кунак.
.... Шамил ага Миңнетдинов 2013 елда бакыйлыкка күчә. Әмма ул Актаныш тарихында үзенең җуелмас эзен калдыра, сандалларда чүкелгән тимердәй ныклы исемен калдырып китә ул киләчәк буынга. Юк, алтын кулларының җылысын тимергә биргән мондый улларыбызны онытырга хакыбыз юк безнең. Алар бүген дә яши – хәтердә, йөрәктә, үзебезнең тарихта яши мондый олпат затлар!