УРЫНЛЫ КИСӘТҮ: Районның баш дәүләт инспекторы Илдус Хәкимов: “Актанышта бер генә техника да, карау үтми торып, басу-кырларга чыкмаячак!”

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Кышкы чор механизаторлар алдына   язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы сафка бастыру бурычын йөкләгән иде. Хезмәткәрләр  мәсьәләнең катгый контрольдә булачагы  хакында алдан ук кисәтелде. Яз сулышы тоемлана башлау белән Актаныш районы хуҗалыклары  басу-кырларга чыгачак үзйөрешле машиналарын  техник карау үткәрү сызыгына чыгара башлады. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов җитәкчелегендәге махсус төркем алдан булдырылган график нигезендә җәмгыять базаларында булып, язга әзерлекне бәяли.

Бүгенге көнгә районның алты хуҗалыгы техник карауларны уңышлы үтте. “Чишмә” агрофирмасы, “Нигез”, “Эконом”, “Наратлы”, “Башак”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар шундыйлар сафында.

Илдус Мәхиян улы билгеләп үткәнчә, техникаларның электр системасы төзеклегенә игътибар җитеп бетми. Комплектлаштыру, тиешле документлар буенча да кимчелекләр ачыкланып тора. Гомуми караулардан соң, алда санап үтелгән хуҗалыкларда берәр-икешәр техниканың  язгы кыр эшләренә чыга алырлык дәрәҗәдә төзек булмавы ачыкланган. Аларга кимчелекләрен төзәтү өчен билгеле бер вакыт билгеләнгән, ягъни алар кабаттан карау үтәчәк.

Район буенча исә чәчү, туфрак эшкәртү техникасының  һәм башка машиналарның язгы кыр эшләренә әзерлеге 8 апрельгә кадәр бәяләнеп бетәргә тиеш. Бүген техник караулар “Тамыр” җәмгыятендә гамәлләштерелсә, алдагы көнгә чират “Чишмә” хуҗалыгына билгеләнгән.

- Безнең басуларның күп өлеше  автотранспорт күпләп йөргән юллар тирәсендә урнашкан.  Басудан басуга күченгән чакта   үзйөрешле машиналарга автотрассалардан да хәрәкәт итәргә туры килә. Шуңа да тракторларны хәвефсез файдалану максатында, аларны  стандарт таләпләренә җиткереп ремонтлау мөһим -  моңа җитди игътибар юнәлтергә кирәк. Актаныш районында бер генә техника да  техник карау үтми торып, басу-кырларга чыкмаячак, - дип кисәтте Илдус Хәкимов,   җәмгыять җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International