Өч дистә ел дәвамында “Тамыр” хуҗалыгының җитәкчелек дилбегәсе Ильяс Мирзяновның ныклы кулларында. Кайчандыр “Коммунизмга” дип аталган җәмгыять ул чорда коммунизмны күрә алгандырмы, юкмы - әйтүе авыр, әмма бүгенге исеме хуҗалыкка бик төс булып тора. Еллар дәвамында риясыз хезмәт үз нәтиҗәләрен бирми калмаган, хуҗалыкның тамыры нык: амбарында – икмәге, торагында – малы, машина-трактор паркында – техникасы, икмәк чәчәргә – җирләре, җиң сызганып эшләргә хезмәткәрләре җитәрлек аның.
Хәер, бүген “Тамыр” хуҗалыгы базасында гамәлләштерелгән семинар-киңәшмәдә катнашучы идарә белгечләре, җәмгыять рәисләре моны ачык күрде. Семинар башланып киткән машина-трактор паркы үзе генә дә ни тора! Хуҗалыкның техника белән тәэмин ителешенә көнләшерлек – ул бу юнәлештә, “Әнәк” һәм “Актаныш” агрофирмаларыннан гына калышып, район буенча өченче урынны били.
Быелгы язгы чәчүне “Тамыр” 36 трактор, 18 тагылма техника, 17 йөк машинасы белән, кыска срокларда җиңеп чыгарга ният итә. Бер генә елны да хуҗалыкның кыр эшләренә читтән техника җәлеп иткәне юк, чөнки МТП базасы ел саен диярлек егәрле техника белән тулыланып тора. Шунысы игътибарга лаек, “Тамыр” хуҗалыгында техникага сак караш формалашкан. Техниканың сакланышы аеруча яхшы сизелә: соңгы ун елда 10 трактор алынган булса, хуҗалыкта 8 трактор егерме елдан артык хезмәт куя, 11 трактор утыз елдан артык эшли. Өстәвенә, җәмгыятьтә 6 чылбырлы трактор исәпләнә. Нәкъ шулар хуҗалыкка язгы кыр эшләренә иртәрәк керешергә мөмкинлек бирә дә инде.
“Тамыр” хуҗалыгының ындыр табагы да соңгы елларда сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Гомумән, биредә эшләүчеләр хезмәтне үз көчләре, үз мөмкинлекләре белән алып барырга ияләнгән. Газга көйләнгән дүрт орлык киптерү җайланмасы да моның ачык мисалы. Орлыкчылык юнәлеше дә игътибар үзәгендә җәмгыятьнең. “Тамыр”- районда орлык сортлары белән эшләүче иң яхшы хуҗалыклар сафында. Орлык сату бәрабәренә тамырлылар ел саен үзләренең матди якларын ныгытып тора. Быел да хуҗалыкның сатасы борчагы шактый. “Тамыр” җәмгыяте язгы кыр эшләрен быел да тулы әзерлек белән каршы ала. Чәчү орлыклары да, ашламалар да җитәрлек күләмдә әзерләнгән.
Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән семинарда катнашучыларның игътибарын хуҗалык сатып алган агу сибү җайланмасы да җәлеп итте. Заманча җиһазның отышлы якларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Рәфит Яһүдә улы таныштырды.
Алга таба киңәшмә хуҗалыкның терлекчелек тармаган колачлады. Хуҗалыкның бүлекчәләре Яңа Җияш, Яңа һәм Югары Богады авыллары территориясендә урнашкан. Бүгенге көндә 2000 башка якын терлек асрый хуҗалык. Шуларның 650дән артыгы – савым сыерлары.
Беренче карашка, базасы нык хуҗалыкта тәрбияләнгән малкайларның сөт бирүчәнлеге югары булырга тиеш кебек. Әмма “Тамыр”да савым күләменең аз булуы – аның бердән-бер җитешсезлеге. Тәүлегенә сигез тонна сөт җитештерелә биредә. Юкса, хуҗалыкның малларга дөрес балансланган азык ашату мөмкинлеге бар. Лаборатория белгечләре ясаган аналида азыкның баланслану дәрәҗәсенең түбән булуы ассызыкланды. Ризык составында нәкъ менә сөт өчен кирәк булган кукурузаның бөтенләй булмавы да савым үсешенә киртә тудыра. Хуҗалык белгечләренә җитешсезлекне хәл итү бурычы йөкләнде.
Район башлыгы Энгель Фәттахов исә “Тамыр” хуҗалыгының тәүлеклек 20 тонна сөткә чыгу мөмкинлеге бар дип исәпли. Шуңа күрә дә хуҗалыкка савымны шушы күләмгә җиткерү максат итеп билгеләнде. Рационны җайга салу, төркемнәргә бүленгән малларны махсус рацион белән ашатуга күчү сөт эзен табуга ярдәм итәчәк.
Районның әлеге хуҗалыгы да, ни кызганыч, лейкоз авыруыннан тулысынча чистарынып бетмәгән. Авыру маллар сәламәтләреннән аерым тәрбияләнә. Киләчәктә лейкоздан котылу – шулай ук алга куелган максатларның берсе.
“Тамыр” терлекләрне әкренләп бәйсез шартларда тәрбияләүгә күчеп бара. Буаз маллар шул рәвешле асрала хуҗалыкта. Алга таба яңа комплекслар да шушы нигездә төзеләчәк. Тагын бер игътибарны юнәлтү соралган өлеш – малларның тәүлеклек үсеше. Бу нисбәттән дә хуҗалыкка планлы эш булдыру бурычы куелды.
Кыскасы, якын киләчәктә “Тамыр” игенчелек тармагы үрнәген терлекчелектә дә күрсәтер кебек. Моның өчен җәмгыятьнең бөтен мөмкинлекләре дә бар. Иген игә белгән хуҗалык сөт саварга да өйрәнәчәк!