Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга телефон аша кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр:
8(843) 222-06-20.
Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне яклау зарурлыгына бәйле. Гадәти көннәрдә КФҮнең шәһәр офислары көненә 1000 кешене кабул итте, хәзерге вакытта килүчеләр саны 20% - ка артты.
Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтә алу кебек) алу өчен запросларны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮләргә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.