Татарстан белән Башкортстан арасын якынайткан боз кичүе ябылганга иде унбиш көн. Тик нигәдер җәяүлеләр елга аша чыгарга бер дә курыкмыйлар, кичү тыелган булса да, язгы боздан элдертәләр генә. Нәтиҗәдә кичә, 25нче март көнне олы яшьтәге хатын-кыз суга чума. Аны “Волна” ҖЧҖ егетләре коткара. Алар “Марс” танкеткасында боз калынлыгын тикшереп кизү торганда шушы вакыйгага тап була. Апаның гомере әнә шулай өзелми кала. Җәмгыять хезмәткәре Рөстәм Гыйльфанов халыкны ваемсыз булмаска чакыра. Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма- әлеге халык әйтеме, гасырлар үтсә дә, актуаль!