Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов кибетләрдә халыкка тәкъдим ителгән азык-төлек ассортименты белән танышты

2020 елның 29 марты, якшәмбе

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов "Пятерочка", "Магнит" кибетләрендә булып, халыкка тәкъдим ителгән азык-төлек ассортименты белән танышты.

Кибетләргә продукция ике-өч көн саен өзлексез килеп тора. Дөгенең һәм карабодайның арзан бәялесен килү белән үк алып бетерәләр, диделәр сатучылар. Кыйммәтрәкләре кибет киштәләрендә бар. Он да төрле сорттан сатуда бар. Песок та җитәрлек күләмдә. Икмәк ризыкларын Актаныштан да, Чаллыдан да китерәләр. Сөт ризыклары да төрлесеннән, сайлап алу мөмкинлеге бар.

Энгель Нәвап улы сатучыларга мөрәҗәгать итеп:"Үзегезне саклагыз, маска-битлекләрдән, перчаткадан булыгыз, дезинфекция чаралары да булсын. Халыкка хезмәт күрсәтәсез, җаваплылык зур сездә", - диде.

Хөрмәтле райондашлар, сездә дә җаваплылык зур. Бер-беребезне саклыйк, куркыныч тудырмыйк. Өйдә булыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International