БЕЗНЕҢ ВИДЕОРЕПОРТАЖ: АКТАНЫШ ВОЛОНТЕРЛАРЫ ӨЛКӘННӘРНЕ АГАРТА

2020 елның 27 марты, җомга

Татарстанның Актаныш районында олы яшьтәге кешеләрне коронавирус авыруын йоктырудан саклау максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителде.

Актаныш авылында мондый яшьтәге өлкәннәрнең саны 5129. Районның социаль яклау бүлеге каршында эшләүче "Игелек үзәге" оешмасы хезмәткәрләре өйдән- өйгә йөреп аларга аңлату эшләре алып бара.

Волонтерлар төркемендә 69 кеше, алар арасында биш китапханәче һәм өч авыл башкарма комитетында эшләүче дә бар.

Бер волонтерга 60 өлкән кеше туры килә. Волонтерлар битлек киеп йөриләр. Шундый ук аңлату авылларда да бара.

"Игелек үзәге" социаль педагогы Наилә Сәрвәрова, 
олы яшьтәгеләрнең социаль хезмәткәрләрне аңлап кабул итүен әйтте.

Өлкәннәр бу инфекцияле афәтнең катлаулануларсыз узып китүен тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International