ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Актаныш үзәгендәге фатирларга рәсми төстә төстә җылылык бирелә башлады. Башка еллардан аермалы буларак, быел үзәктәге 1 260 фатир салкын кышка шәхси җылыту системасы - ике контурлы казан белән керә.

Кулланучылар хокукларын яклау хэм кеше иминлеген саклау  олкэсендэ күзәтчелек  итү федераль хезмэтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль булеге мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча 2020 елның 14 нче сентябреннән 5 нче октябрына кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, 32-05-39, 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Җәйге ялларны планлаштырганда, кешеләр ял итү урынына барып җитүнең иң тиз һәм уңайлы ысулы буларак авиалинияләргә өстенлек бирә.

2020 елның 1 сентябрендә «Кулланучылар кредиты (займ) турында» федераль законның 7 һәм 11 статьяларына һәм «Ипотека (күчемсез милек залогы) турында» федераль законның 9.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында 2009 елның 27 декабрендәге 483-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

18 сәгатьтән  15 сентябрьдан 18 сәгатькә кадәр  2020 елның 16 сентябрьга Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: 2020 елның 16 сентябрьнда иртән, көндез һәм кичендә Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с) көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бүген, 15 сентябрь көнне, район Советының кече утырышлар залында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы  җир бирү, торак белән тәэмин итү буенча халыктан кергән сорауларга багышланды.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча 2020 елның 14 нче сентябреннән 5 нче октябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «Кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, 32-05-39, 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Район Советының кече утырышлар залында узган бүгенге сишәмбе брифингын башкарма комитет җитәкчесе Илшат Илфат улы Габделхәев алып барды. Бүгенге брифинг "Җир бирү, торак белән тәэмин итүдә халыктан кергән сораулар, гамәлдәге дәүләт программалары" темасына узды.


 

Ул, Советлар Союзы таркалганнан соң, ягъни соңгы 30 ел эчендә, әлеге мәртәбәле оешмага алынган беренче татар язучысы булып санала.

Ленар Шәех сүзләренчә, ул август аенда документларын тапшырган һәм Россия Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында бертавыштан берлеккә алынган. Аңа якут, башкорт һәм рус язучылары рекомендация биргән.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов рәислегендә оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән атналык киңәшмә узды. Энгель Нәвап улы җитәкчеләргә сайлауларны уңышлы уздырудагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, алдагы көнгә бурыч-максатлар билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International