10 сентябрь көнне Алабуга шәһәрендә җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр формированиеләренең зона спартакиадасы узды. Спартакиадада 9 район катнашты: Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Тукай, Зәй муниципаль районнары.
Актаныш районы хуҗалыкларына август уртасыннан да соңармый малларны җәйләүләрдән кайтарып бетерү бурычы куелса да, бүген дә кайбер җәмгыятьләрдә "лагерь тормышы" дәвам итә. "Башак", "Наратлы", "Эконом" "Алга" җәмгыятьләре, Нур Баян исемендәге хуҗалык нәкъ менә шушы җитешмәүчеләр сафында.
.jpg)
Районның өч җәмгыяте кукурузадан силос салу эшенә кереште. Өлгерлекне “Актаныш” агрофирмасы, “Башак”, “Наратлы” хуҗалыклары күрсәтте.
“Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев кукурузаны обөртеккә алырга иртә дип белдерде. Бу эшне агрофирма октябрьгә планлаштыра.
.jpg)
Районның басу-кырларында җир уллары соңгы бөртекләрне алу белән мәшгуль. Актаныш урып-җыю кампаниясенең финишина матур нәтиҗәләр белән керә. 2020 елның икмәген зур югалтуларсыз җыйнап алуга ирештек. Әмма басуларда көзге кыр эшләре моның белән генә чикләнми - аграрийлар киләсе ел уңышына нигез сала.
.jpg)
Рөстәм Азат улы риппка каршы иң эффектлы чараларның берсе дип вакытында ясатылган вакцинаны атады. Бүгенге көнгә районга гриппка каршы 4 080 вакцина кайткан. Райондашларыбызга ясатылган 2 720 вакцинаның 680е үзган атнага туры килә.
.jpg)
Бүген – 14 сентябь көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.
.jpg)
11-13 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм ТР муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулар Актанышта зур активлык белән узды. 22161 сайлаучының 21257 се – 95,92 проценты участокларга килеп гражданлык бурычын үтәгән.
Аерым кандидатларга килгәндә, нәтиҗәләр түбәндәгечә. «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов - 20544, «Россия коммунистлары» фиркасеннән кандидат Альфред Вәлиев - 405, «Гадел Россия» дән кандидат Альмир Михеев – 124, «Үсеш партиясе»ннән кандидат Олег Коробченко - 94, ЛДПРдан кандидат Владимир Сурчилов 80 тавыш җыйган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия маркетплейслары булган эшкуарлар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен «Вайлдберриз» һәм «КазанЭкспресс»укыту вебинарлары оештыра.
Онлайн вебинарлар программасы «Вайлдберриз» һәм «КазанЭкспресс» электрон мәйданчыгының эш принциплары белән танышудан, тәэмин итү һәм сату белән идарә итү өчен әлеге платформаларның мөмкинлекләрен презентацияләүдән, шулай ук Маркетинг коммуникацияләре һәм сайтның бушлай инструментлары ярдәмендә республика эшкуарларына товар әйләнешен арттырудан торачак.
Элемтә өчен җаваплы зат-Гайнуллина Камилә Рубис кызы, тел. 8 (843) 222-90-60, дБ.128. Электрон почта адресы Kamilya.Gaynullina@tatar.ru
Актаныш хастаханәсендә эшләүче Рәсимә Саматова юбилей көнендә сайлау комиссиясе әгъзаларыннан да котлаулар кабул итеп алды. Саматовлар яшәгән урам “Яшьлек” үзәгенә урнашкан 620 нче сайлау участогына карый. Комиссия әгъзалары юбиляр сайлаучыны ихластан бәйрәме белән котладылар һәм Рәсимә ханымга бүгенге көннең истәлекле бүләге- сайлау көне тасвирланган магнит бүләк иттеләр.
Актанышның сигезенче кварталында яшәүчеләр бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашкач, зарланып та куйдылар соң?! Һәркемне игътибар белән тыңлагач, Энгель Нәвап улы кварталга караган барлык йортларны, ишегалларын карап чыкты, кичекмәстән кул астында эшләүче җитәкчеләргә проектны халык теләкләрен искә алып төзәтергә кушты. “Төзелеш эшләре сузыла, 2021нче елга гына тәмамлыйбыз”,- диючеләргә, “Үзебезнең Актаныш кешеләре өчен бит, иң мөһиме- халыкка уңайлы булсын!”-диде район башлыгы Энгель Фәттахов.