Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 8 нче кварталда яшәүчеләр белән очрашты: "Безнең ишегалды" программасы ничек тормышка ашырыла (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә ишегалдын халыкка ошарлык дәрәҗәгә җиткерү өчен сигез(!) тапкыр проектны үзгәртелүен ишеткәч, бөтен республика “Ах!” иткән иде. “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыручылар- архитектор-проектчылардан алып, төзелешнең уртасында кайнаган эшчеләр үзләре генә белә бу хикмәтле үзгәртүләрне. Әмма шуны истә тотыйк: “Безнең ишегалды” –күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең тормышын тамырдан яхшырту өчен уйлап чыгарылды да инде. Әлеге программа гаиләләре белән особняк-коттеджларда түгел, ә менә гади хезмәт хакына, ике-өч балалары белән бер, ике, өч бүлмәледә яшәүче татарстанлылар ишегалдына чыгып ял итсен, көнкүреш ваклыкларын иза чикми хәл итсен, гомумән, гражданнарны уңайлы яшәтү өчен тормышка ашырыла. Ишегалдында бәбиеңне бишекле арбага салып, келтер-келтер генә шома юлдан атласаң, чокыр-чакырга аягың төшеп имгәнмәсә, бәхетнең үзе була түгелме инде бу? Сабыйлар рәхәтләнеп комлыкта уйнаса, сикерсә, йөгерсә-кемгә күңелле түгел?!  Чисталык сөюче хуҗабикәләр дә ап-ак итеп юган керләрен машина юлыннан читтәрәк киптерсә, мендәр-юрганнарын махсус урында тузаннан чистартса, шулай ук бәхет гормоннары бүленеп чыгачак. Бәхет гормоннарының кодрәтен белемле әби-бабайлар да, бүгенге табиблар да инкарь итмәс, күңелендә канәгатьлек, йөзендә елмаю булганнар озын гомерле дә, сәламәт тә була. Машина йөртүчеләргә ишегалдында киң юллар кирәк, ике автомобилең бер юлга сыярлык та булмагач, бу ремонтларның ни хаҗәте бар ди? Кулында соңгы модель смартфон, колагында наушник булган яшь-җилкенчәкләргә дә менә-менә сүнәргә торган урам утлары ошамыйдыр.

Актанышның сигезенче кварталында яшәүчеләр Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашкач, зарланып та куйдылар соң?! Һәркемне игътибар белән тыңлагач, Энгель Нәвап улы кварталга караган барлык йортларны, ишегалларын карап чыкты, кичекмәстән кул астында эшләүче җитәкчеләргә проектны халык теләкләрен искә алып төзәтергә кушты. “Төзелеш эшләре сузыла, 2021нче елга гына тәмамлыйбыз”,- диючеләргә, “Үзебезнең Актаныш кешеләре өчен бит, иң мөһиме- халыкка уңайлы булсын!”-диде район башлыгы Энгель Фәттахов.

P.S. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында «Безнең ишегалды» программасы турында сөйләде. «Өч елда җиңеп булмас, биш елда башкарып чыгарга тырышырбыз», — дигән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International