17 сентябрь көнне Актанышта район мәдәният йортында “Тарихта без эзлебез” дигән шәҗәрәләр конкурсының зона этабы узды. Әгерҗе, Тукай, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Актаныш районнары гаиләләре нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, нәсел дәвамчылыгын үстерүне, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан һәм гаилә тарихын өйрәнүгә җәлеп итүне күздә тота.
Конкурста катнашучы һәр нәсел гаиләнең милли ашлары күргәзмәсен тәкьдир итте, үзләренең гаиләләре тарихын чагылдырган шәҗәрә, гаилә киемнәре белән таныштырдылар. Зона этабында җиңүчеләр дипломнар, призлар блән бүләкләнде. Зона этабының җиңүчесе – Актанышның Иске Кормаш авылында яшәүче Мәнди нәселе. Нәселне Газизовлар, Мардановлар, Фәрдиевлар тәкъдим итте. Алар республика конкурсының финалында катнашу хокукына ия булдылар.
17 сентябрь көнне Актаныш районында 24 форма-киңәшмә үтеп, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар август аена нәтиҗә ясады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш хисапчысы Дилүс Мөхәммәтдинов үз чыгышы 1 сентябрьгә хуҗалыклар буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән кергән акча кереме хакында бәян итүдән башлады.
.jpg)
Әлеге фикерне 24 форма-киңәшмә барышында шәхси сектордагы мал хәрәкәтенә анализ ясаган район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова яңгыратты. Әлеге фикернең нигезендә исә мал-туар асрарга бөтен мөмкинлекләре дә булган җирлекләрдә терлекнең күпләп кимүе ята. Бу нисбәттән “олы рәхмәт”не Чуракай һәм Татар Ямалысы җирлекләренә юллыйбыз. Нәкъ менә аларда ел башыннан МЭТ 27 башка кимегән. Иске Богады белән Иске Кормаш җирлекләре дә шәхси сектордагы малны киметүчеләр исемлегенең лидерлары сафында. Алар 14 баш малны киметкән.
.jpg)
Терлекчелек тармагының август ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма-киңәшмә 16 сентябрь көнне район күләмендә үткән терлекчеләр бәйгесенә гомуми нәтиҗә ясаудан башланып китте. Район авыл хуҗалыгыһәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев чарага тулы анализ ясады.
.jpg)
Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы августка йомгак ясап, ай эчендәге югалту-табышларын барлады.Гомуми нәтиҗәләр анализланганнан соң, терлекчелек тармагында җиң сызганып, эшне күңел биреп башкарган хуҗалыклар аталып, аларга район хакимияте тарафыннан әзерләгән акчалата премияләр тапшырылды.
.jpg)
Бүген “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамле бинасында 24 форма-киңәшмә узды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелектәге август ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
“Без тарихта эзлебез” шәҗәрә бәйрәменең зона этабы Актанышта уза - фоторепортаж.
Актаныш районында терлекчелекнең әйдәүчеләре- баш зоотехниклары, ветеринария табиблары, савымчылар, лаборантлар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе үтте. Быелгы районкүләм ярыш 44 нче тапкыр “Алга” хуҗалыгында, Чуракай авылы җәйләвендә оештырылды. Башка еллардан аермалы буларак, савымчылар яз көне түгел, көзен көч сынашты. Пандемиягә бәйле рәвештә бәйге күчерелсә дә, быелгысына да терлекчеләр актив катнашты.
Валентина Әндерҗановага җиңүче лентасын, мактау грамотасын һәм, әлбәттә, чәчәк бәйләмен район башлыгы Энгель Фәттахов кулыннан кабул итеп алды.
.jpg)