Хәзерге заманда егерме яшьлек кызлар сыер сава беләме икән? Мөгаен, күпләр әлеге сорауны укыгач, тыенкы гына елмаеп куяр. Нигә кирәк инде XXI гасырда сыер сава белү дияр күпләрегез. Ә менә “Алга” хуҗалыгында бер елдан артык савымчы хезмәтен башкарган Валентина өчен сыер саву – ул көндәлек эш.
Алай гына да түгел, “Алга”ның алдынгы савымчысы бер генә сыер саумый - таналар төркемендә 56 терлек аның карамагында. Көнә икешәр тапкыр әлеге мактаулы хезмәтне башкара егермесе яңа тулган кыз бала.
Хезмәтнең авырлыгыннан да, атнаның җиде иртәсендә дә кояштан алда торырга кирәклегеннән дә зарланмый ул. Кулы – эшкә, күңеле авылга ияләшкән аның.
Бер генә ел эшләсә дә, Валентина быел “Алга” хуҗалыгы исеменнән савымчылар ярышында катнашты. Һәм ... әлеге бәйгенең абсолют җиңүчесе булып танылды.
Валентина Әндерҗановага җиңүче лентасын, мактау грамотасын һәм, әлбәттә, чәчәк бәйләмен район башлыгы Энгель Фәттахов кулыннан кабул итеп алды.