Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов савымчылар бәйгесе җиңүчеләрен котлады

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Актаныш районында терлекчелекнең әйдәүчеләре- баш зоотехниклары, ветеринария табиблары, савымчылар, лаборантлар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе үтте. Быелгы районкүләм ярыш 44 нче тапкыр “Алга” хуҗалыгында, Чуракай авылы җәйләвендә оештырылды. Башка еллардан аермалы буларак, савымчылар яз көне түгел, көзен көч сынашты. Пандемиягә бәйле рәвештә бәйге күчерелсә дә, быелгысына да терлекчеләр актив катнашты.

Сыер саву аппаратларын тизлеккә сүтеп җыйган савымчыларның кулларына күз иярми, шулкадәр остарып беткәннәр. Шулай ук савымчыларның теоретик белемнәре тикшерелде. Аппаратны сыер савуга әзерләү һәм сыерны дөрес саву, сөтнең чисталыгы һәм майлылыгы баллар белән бәяләнде. “Алга” хуҗалыгы савымчысы Валентина Андерьянова бәйгенең абсолют җиңүчесе булып танылды. Сыер савуда стажы бер генә ел булуга карамастан, өлкән апаларын да уздырды кыз. Бәйгедә катнашучыларны барлаганнан соң, авыл хуҗалыгына яшьләр килми дияргә тел әйләнми. Яшь савымчыларны ачыклау максатыннан, 35 яшькә кадәргеләр аерым хөрмәтләнде. Беренче урында- “Чишмә” агрофирмасы савымчысы Альбина Дәүләтова.

Районда мал табибларына кытлык, үз эшенең барлык нечкәлекләрен белеп башкаручы белгечләр җитешми. “Таң” хуҗалыгы баш табибны Башкортстаннан эзләп тапкан, һәм җитәкчеләр ялгышмаган, “Таң” хуҗалыгы баш табибы Илдар Таһиров зоотехниклар арасында җиңүче булды.

Районның баш ветеринария табибы Фиргать Абдрахманов зоотехник-табиблар алдында төп бурыч- лейкозлы сыерларны бетерү.

Бәйге җиңүчеләрен Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов котлады. Терлекчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International