26 сентябрьдә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ике «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены Кавалеры, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары» ордены иясе ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА ИСЕМЕНДӘГЕ ИКЕНЧЕ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬнең зона туры уза. Актанышта оештырылган турда биш район: Азнакай, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Актаныш талантлары катнаша ала.
.png)
Бүген авыл җирлекләрендә, сайлаулардан соң, яңа чакырылышның беренче оештыру утырышлары уза. Билгеле булганча, 13 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау булып узды. Районның барлык авыл җирлекләрендә вәкиллекле органнарның оештыру утырышлары уздырылганнан соң, муниципаль берәмлекнең уставы нигезендә, яңа сайланган Советның беренче утырышында җаваплы кадрлар мәсьәләсен дә хәл итү бурычы тора.
Актаныш авыл җирлегендә узган дүртенче чакырылышның беренче оештыру утырышында, бертавыштан, Актаныш авыл җирлеге башлыгы итеп 1 нче сайлау округы депутаты Энгель Фәттахов сайланды. Актаныш муниципаль район Советына Актаныш авыл җирлеге Советыннан вәкил итеп, 2 нче сайлау округы депутаты Рәйхан Галимҗанова сайланды. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.
18-19 сентябрь көннәрендә Мамадышта билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Көрәшчебез Фарис Хужин үз үлчәм авырлыгында икенче урын яулады, тренеры Илфир Әнвәров.
Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы урманчылыгы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев һөнәри бәйрәм белән котлый.
Башкортстанның Чишмә районы "Алкино-2" поселогында урнашкан
Идел буе үзәк хәрби округы, 12 нче гвардия, инженер-сапер бригадасы белән Актаныш районы
2015 елдан үзара хезмәттәшлек итә.
Әлеге хәрби бригада белән төзелгән килешү нигезендә һәр елны төрле чаралар уздырыла. 18 сентябрь көнне дә шундый җылы очрашу узды хәрби шәһәрчектә.
"Алкино-2" шәһәрчегендәге хәрби бригада командованиесе икеарадагы мондый дустанә аралашуны бик хуплап чыкты һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховка Рәхмәт белдерде.
«Ел укытучысы» республика конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы да уздырылды. Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Флүс кызы Әһлетдинова "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгесенең республика этабында 2 урын яулады.
.png)
Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезне Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.
Консультация - интенсивлык турында кисәтү метеорологик күренешләр 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 20 сентябрендә 2020 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннар көтелә: Төнлә һәм иртән томан; төнлә һәм көндез көчле җил 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с).
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Актаныш үзәгендәге базар җомга иртәсеннән үк “гөрли”: берәүләр сата, икенчеләре ала. Товарның бер ягында торучыга - кыйммәтрәктән сату, икенче яктагысына очсызракка алу кирәк. Шуңа күрә сатулаша-сатулаша сата базар.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сату рәтләрендә, гадәттәгечә, җанлылык. Авыл кешесе үзеннән артканын базарга алып килә – иш янына куш булыр дип сата авыл апалары.
Рәтләрдә ниләр генә юк: бөтен көзге муллык Актаныш базарында икән, җәмәгать! Кыяр-борычы, суган-сарымсагы, гөлҗимеш- камырлыгы, алма-сливасы, кайнатма-тозлыгы, балы-прополисы, сөт-каймагы, эремчек-мае, тавык-казы һәм ... базарның үз моң-зары.
.jpg)