Актаныш районында иң яхшы зоотехникларны, ветеринария табибларын, машина белән сыер саву операторларын, лаборантларны һәм ясалма орлыкландыру технологларын ачыкладылар. Быелгы конкурс 44 нче тапкыр “Алга” хуҗалыгында, Чуракай авылы җәйләвендә оештырылды.
Пандемия сәбәпле, быелгы конкурс көзге күчерелгән иде. Сыер саву аппаратларын тизлеккә сүтеп җыйган савымчыларның кулларына күз иярми, шулкадәр остарып беткәннәр. Теоретик белемнәрен дә күрсәттеләр. Аппаратны сыер савуга әзерләү, дөрес саву, сөтнең чисталыгы һәм майлылыгы баллар белән бәяләнде.
.png)
ЕНВД (ЕНВД) дан файдалану эшмәкәрләр, махсус салым режимына күчмәгән очракта, 2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның гомуми режимын кулланырга тиеш булачак.
«Россельхозбанк» АҖ Россия Федерациясе гражданнары өчен авыл территорияләрендә торак бина төзү (сатып алу) өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты тәкъдим итә .
Кредитлар өлешләп төзүдә катнашу килешүе/ килешү буенча җир кишәрлеге белән торак бина яки торак йорт сатып алуга; заемчы милкендә булган җир кишәрлегендә торак йорт төзүгә, шул исәптән подрядчы оешма белән килешү буенча элек башланган торак йорт төзелешен тәмамлауга.;подрядчы оешма белән подряд килешүе буенча җир кишәрлеге алу һәм анда торак йорт төзү өчен бирелә.
.jpg)
ФБДУ "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"
РТРС филиалы объектларында планлы эшләр үткәрү турында.
Атналык брифингның чираттагысы 25 сентябрьдән районда башланып китүче көзге төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту айлыгына багышланды.
25 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр Актаныш районында һәм җирлекләрдә төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту айлыгы барачак. Җирлекләр, оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән кишәрлекләрдә һәм бина яннарындагы янбакчаларда дәвамлы рәвештә өмәләр үткәреп, чүп-чарны, коелган яфракларны җыячак. Чәчкәлекләрне дә киләсе ел өчен тәртипләп, кыш чыгарлык итеп әзерләп кую таләп ителә. 26 сентябрь – Бердәм агач утырту көне. Шимбә көнне һәр җирлектә күмәк агач утырту планлаштырыла.
Мәктәпләрдә укулар башлангач, кадет мәктәбе укучылары урманчыларга беренчеләрдән булып ярдәмгә килгән, бүген кадетлар Югары Богадыдагы питомникта чүп утауда булышалар. 23 сентябрьдән агач утырту эшенә башка мәктәпләрне дә тартырга уйлый урманчылык җитәкчелеге. Яшьтән урман эше белән таныш булсалар да, безнең балалар әлеге һөнәрне сайларга бик атлыгып тормыйлар. Урманчылар әзерли торган Лубян техникумы укытучылары Актанышның беренче, икенче санлы, Ямалы, кадет мәктәпләре укучылары белән очрашып, һөнәри нечкәлек-үзенчәлекләр белән таныштырганнар. Бәлки, профориентация эшенең нәтиҗәсе булып, алдагы елларда безнең яшьләр дә табигатькә якын эшне үз итәр?!
Аскы Актанышта капиталь төзекләндерүдән соң 5 санлы “Кояшкай” балалар бакчасы-мәктәп ачылды.
Төзекләндерү эшләренә республика программасы нигезендә 9 миллион сумнан артык акча бирелгән. Яңартылган белем һәм тәрбия бирү учреждениесендә төзекләндерү барышында түбә яңартылган, тәрәзә, ишекләр алыштырылган, җылылык, су-канализация челтәре, янгынга каршы саклану системасы, идәннәр тулысынча яңартылган. Балаларның уен бүлмәләре идәннәре дә җылытыла торган итеп эшләнгән.
Бакчаның ачылу тантанасында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, төзекләндерү эшләрен башкарган “Стройком” оешмасы җитәкчесе Алмаз Мортазин катнашып, тәбрикләү сүзләрен ирештерде, бакчаны өй туе белән котлап, икесе дә уенчыклар алу өчен матди ярдәм күрсәтте.
Бакчада өч төркемдә 37 бала йөриячәк, башлангыч сыйныфларда Әҗәкүл авылы балалары укыячак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 сентябрендәге 1723-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 2 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Zoom платформасында (катнашу өчен сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк) Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыра.
Халыктан кергән сорауларны 2020 елның 28 сентябренә кадәр министрлыкка электрон почта адресына юлларга кирәк, электрон почта - Lilia.Shakirova@tatar.ru
1нче сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр “Экстремизмга-юк!” айлыгы игълан ителде. Актаныш үзәк китапханәсе айлык кысаларындагы чараларны ел саен эзлелелек белән оештыра. Бу юлы китапханәчеләрнең әлеге юнәлештәге эшчәнлеге белән Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, Актаныш муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Алсу Вәлиуллина танышты.