Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Чаллы шәһәрендәге “Ростар” компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Район башлыгы Энгель Нәвап улы компания җитәкчелеге белән эшлекле сөйләшүдә катнашты.
Белгәнебезчә, Актанышның агрегат заводы КамАЗ автомобильләр заводына егермедән артык төрдәге деталь җитештерә. Тиздән үзебезнең завод "ROSTAR"- “Ростар” компаниясе белән дә хезмәттәшлеккә күчәчәк, шуңа бәйле рәвештә финанс-икътисади якны киңәйтү максаты куела.
17 ноябрь көнне район Советының утырышлар залында гамәлләшетерелгән сишәмбе брифингы авыл җирендә торак төзү, йорт, фатир сатып алуда банклар аша бирелүче ташламалы кредитлар темасына багышланды.
.jpg)
Актаныш районының олимпиада хәрәкәте буенча үзенең системасы формалашып килә. Узган елдан башлап фән олимпиадалары “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү базасында оештырыла. Укучыларның эшләре шул ук көнне район мәгариф идарәсеннән билгеләнгән укытучы-экспертлар тарафыннан тикшерелеп, җентекле анализ ясала. Шушы анализ нәтиҗәсендә укучыларның кайсы биремнәрне авыррак башкарганы ачыклана. Иң мөһиме, һәр фән буенча муниципаль этап җиңүчеләрен атаганда, укучыларның хаталары өстендә эшкә аерым урын бирелә. Ягъни укытучы-экспертлар бу хаталарны укучылар белән бергә төзәтә.
.jpg)
Актаныш районы җирлекләрендә "Торакта куркынычсызлык айлыгы" операциясе дәвам итә. Аңа 2 ноябрьдә старт биргелгән иде. Әлеге чара кысаларында рейдлар 30 ноябрьгә кадәр гамәлләштереләчәк. Шундый рейдларның чираттагысы Аккүз авыл җирлегендә үтте. Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов, җирлек башлыгы Галина Имамова белән берлектә, ялгыз гомер кичерүче, өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыннарында булып, аларга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәрттеләр. Өлкәннәргә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырылды. Шулай ук әлеге гражданнарга йортларына автоном янгын извещателе куярга тәкъдим ителде, аның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат җиткерелде.
.jpg)
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл башлыгы Марсель Әхмәтханов эшкә килгәндә авыл халкының аңа бик күп бурычларын йөкләвен дә искә алды. “Бу кадәр эшкә алынмас, качар сельсоветтан, дип уйлаган идем»,- ди. Марсель абый качарга уйламаган, киресенчә, эшнең җаен алып, авылга файда китерергә тырыша. Иске Айманда урамнар төрле тарафка таралып урнашкан. Урамнарны тоташтыра торган күпер- басмаларны яңартканнар. Авылга терәлеп торган нарат урманында чаңгы трассасы салыначак. Халык матурлыкны күрә, аңлый, тагын таләп итә: шул рәвешле бакча артындагы тигәнәкләр чабыла, тротуар җәелә, кайбер хуҗалар бәрәңге бакчасы артындагы коймасын профнастил белән тотып куя- ИСКЕ АЙМАН ЯҢАРА! Иске мәктәп территориясенә дә планнары бар башлыкның- Сабантуйлар үткәрә торган алма бакчасын ясарга исәбе. Исеме генә алма бакчасы, паркта алмасы да, грушасы да үсәчәк, авыл халкы рәхәтләнеп ял итә, тормыш ыгы-зыгысыннан арынып күңелен ял иттерә торган урын булачак биредә.
12 ноябрьдән Актанышта фән олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. 2020-2021 уку елының олимпиада хәрәкәктенә укучыларыбыз яхшы әзерлек белән кереп китте. Традиция буенча, быел да һәр фән олимпиадасы үткәннән соң, мунципаль этапта җиңү яулаган һәм призер булып танылган укучылар район үзәгенә чакырылып хөрмәтләнә. 18 ноябрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында математика фәне буенча үткән олимпида нәтиҗәләре аталып, югары уңышка ирешкән укучылар бүләкләнде.
.jpg)
Пучы зиратын узган ел 67 сотыйга арттырырга мәҗбүр булалар. Мәрхүмнәрне җирләгәндә дини йолаларны үтәү өчен уңайлыклар тудыралар. Зират йорты төзиләр. Материалны үзара салым акчасына сатып алалар, Нур Баян исемендәге хуҗалык төзүчеләре сафка бастыра. Җеназа вакытында төрле һава торышы була, яңгыр яуганда, буранда догалар укыганда мәрхүмне куеп торырга каплама ясыйлар. Хуҗалык кирәк-яраклары саклана торган бина төзеп куялар. Зиратка керү урынына биш КамАЗ машинасы арбасы асфальт бөртеге салалар.
Нияз Нуретдинов, авылдашы Фазлыев Рәшитнең халыкны туплап, өмәләр үткәрүдә ярдәмче булуын билгеләп үтте.

Районның баш табибы хәбәр иткәнчә, Актанышта коронавирустан түләүсез дәвалану бүгеннән - 18 ноябрьдән башлана. Бушка билгеләнгән даруларны кабул итүне дәвалаучы табиб контрольдә тотарга тиеш булачак.
.jpg)
Пучы җирлеге элек-электән Актаныш районының капкасы булды, хәзер исә Татарстанның Беренче президенты туган төбәккә аеруча җаваплылык өстәлә. Әнәк авылында быелгы җәйдә ачылган “Бабайда кунакта” ял паркына Татарстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең дә күпләп килүе күзәтелә, кыскасы, Пучы-Әнәктән халык өзелмәячәк. Шушы ике авылга карап Актаныш районына бәя бирелә. Авылны чиста, пөхтә,төзек итеп тоту җирлек халкының, җитәкчелекнең патриотик бурычы булып тора.
- Эшләнгән эшләр күп, эшлиселәре тагы да күбрәк,- дида җирлек башлыгы Нияз Нуретдинов бүгенге киңәшмәдә.