СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Авыл җирендә торак төзү, йорт, фатир сатып алуда банклар аша бирелүче ташламалы кредитлар

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

17 ноябрь көнне район Советының утырышлар залында гамәлләшетерелгән сишәмбе брифингы авыл җирендә торак төзү, йорт, фатир сатып алуда банклар аша бирелүче ташламалы кредитлар темасына багышланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева рәислегендә гамәлләштерелгән чарада Россельхозбанкның «Актаныш» өстәмә офисы җитәкчесе Данияр Салихҗанов, ”Ак барс” банкның Актаныштагы өстәмә офисының персональ менеджеры Луиза Гыйзетдинова катнашты.

Лина Рамил кызы “Авыл ипотекасы” буенча 2020 елда Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан авылларда һәм шәһәр читендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту програмасының гамәлгә куелу шартлары белән таныштырды.


Россельхозбанкның «Актаныш» өстәмә офисы җитәкчесе Данияр Салихҗанов "Свое жилье"- “Үземнең торак" экосистемасында халыкка уңайлы шартлар артуы буенча мәгълумат ирештерде.



Шунысы сөенечле, хәзер “Авыл ипотекасы” программасына “Ак Барс” банк та кушылды. Аның шартлары белән “Ак барс” банкның Актаныштагы өстәмә офисының персональ менеджеры Луиза Нуршәех кызы таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International