АКТАНЫШ АГРЕГАТ ЗАВОДЫ ЯҢА ХЕЗМӘТТӘШЛЕККӘ ӘЗЕР

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Чаллы шәһәрендәге “Ростар” компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Район башлыгы Энгель Нәвап улы компания җитәкчелеге белән эшлекле сөйләшүдә катнашты.
Белгәнебезчә, Актанышның агрегат заводы КамАЗ автомобильләр заводына егермедән артык төрдәге деталь җитештерә. Тиздән үзебезнең завод "ROSTAR"- “Ростар” компаниясе белән дә хезмәттәшлеккә күчәчәк, шуңа бәйле рәвештә финанс-икътисади якны киңәйтү максаты куела.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Чаллы-Татарстанның сәнәгать куәте һәм саны буенча икенче урындагы шәһәр. Монда Россиядә һәм якын чит илләрдә иң зур йөк автомобильләре һәм җиңел техника җитештерү буенча предприятиеләр комплексы урнашкан, ул үз тирәсенә автозапчастьләр эшләү, җитештерү һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә стратегик партнерларны туплаган төбәк. "ROSTAR" фәнни-җитештерү берләшмәсе күп еллар дәвамында шундый партнерларның берсе булып кала.
Бүген "ROSTAR" фәнни-җитештерү берләшмәсе- Россия территориясендә йөк автомобильләре подвескасы детальләрен чыгару буенча махсуслашкан. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре- детальләр проектлау һәм җитештерү, шулай ук илебез һәм чит илдә җитештерелгән "Вольво", "Мерседес" зур йөк автомобильләре өчен полимер материаллардан эшләнмәләр ясау.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International