Актаныш районының олимпиада хәрәкәте буенча үзенең системасы формалашып килә. Узган елдан башлап фән олимпиадалары “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү базасында оештырыла. Укучыларның эшләре шул ук көнне район мәгариф идарәсеннән билгеләнгән укытучы-экспертлар тарафыннан тикшерелеп, җентекле анализ ясала. Шушы анализ нәтиҗәсендә укучыларның кайсы биремнәрне авыррак башкарганы ачыклана. Иң мөһиме, һәр фән буенча муниципаль этап җиңүчеләрен атаганда, укучыларның хаталары өстендә эшкә аерым урын бирелә. Ягъни укытучы-экспертлар бу хаталарны укучылар белән бергә төзәтә.
Бүген район мәдәният йортында оештырылган тантанада да бу юнәлештә тулы бер комплекс эшчәнлек җәелдерелде. Әлеге чараның максаты – киләсе елга мондый хаталарны булдырмау.
Бу нисбәттән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева үз фикерен белдерде. “Без олимпиада төгәлләнү белән аңа анализ ясыйбыз һәм укучыларга олимпиадада җибәргән хаталарын үзләренә күрсәтеп, аларны бергәләп төзәтәбез. Укытучы белән залда утырган укучылар арасында җанлы аралашу бара, ул күпмедер дәрәҗәдә бәхәс-дискуссия формасын да хәтерләтә. Шул рәвешле укучылар икенче елга үтәчәк олимпиадага стартны быел ук ала”, - ди ул.
Олимпиада нәтиҗәләре аталган көнне аның беркетмәсе укучыларның үзләренә үк тәкъдим ителә. Анда укучының кайсы биремнән ничә балл җыюы ачык чагыла. Укучы нәтиҗәдән канәгать булмаса, аның аппеляция бирү хокукы да бар. Бу очракта аппеляция бирүченең эше экспертлар һәм фән укытучысы белән кабат каралып, эшләнгән биремнәргә анализ ясала.