АКТАНЫШТА ОЛИМПИАДА ХӘРӘКӘТЕ СТАРТ АЛДЫ: Математика фәне олимпиадасы муниципаль этап җиңүчеләрен атады

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдән Актанышта фән олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. 2020-2021 уку елының олимпиада хәрәкәктенә укучыларыбыз яхшы әзерлек белән кереп китте. Традиция буенча, быел да һәр фән олимпиадасы үткәннән соң, мунципаль этапта җиңү яулаган һәм призер булып танылган укучылар район үзәгенә чакырылып хөрмәтләнә.


18 ноябрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында математика фәне буенча үткән олимпида нәтиҗәләре аталып, югары уңышка ирешкән укучылар бүләкләнде.  Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде.


Ләйсән Фоат кызы билгеләп үткәнчә, математика фәне буенча үткәрелгән олимпиада иң катлаулылар сафында. Шул ук вакытта әлеге олимпиада иң күп катнашучылар җәлеп итүе белән дә аерылып тора. Быел, мисал өчен, муниципаль этапта барлыгы 222 укучы үз белемен сынаган. Аларның кырыктан артыгы җиңүче һәм призер булып танылган. Ни кызганыч, узган елгы күрсәткечләр күпкә югарырак булган.


IV – XI сыйнф укучылары арасында оештырылган олимпиадада быел да түбән сыйныф укучылары күпләп катнашкан (IV – V сыйныфлардан кырык җидешәр укучы!). Ә менә өлкән сыйныфка күтәрелгән саен, катнашучылар сафы сирәгәя. Тагын бер борчулы статистика – өлкән сыйныф укучылары математика олимпиадасында призер булу өчен балларның тупларга кирәк булган 75 процент тупсасын үтә алмый. Нәтиҗәдә, алар арсында беренче, икенче, өченче урыннар гына чыгарыла. Югары сыйныфларда нәтиҗәләрнең түбәнәюен олимпиада эшләрен тикшергән укытучы-экспертлар да билгеләп үтә.


Бу уңайдан Ләйсән Фоат кызы залга чакырылган укучыларга, аларны әзерләгән мөгаллимнәргә мөрәҗәгать итеп, олимпиадага әзерлекнең системалы булырга тиешлеген искәртте. “Иртәгә олимпиада дигән көнне генә укучыны әзерләү мөмкин эш түгел. Аның нәтиҗәсе дә булмый. Шуңа күрә әзерлек ел әйләнәсе дәвам итәргә тиеш!”, - диде ул.


Ләйсән Нурлыева шулай ук узган елгы республикакүләм олимпиадада Актаныш укучыларының уңышлары буенча мәгълумат ирештерде. 2020-2021 уку елында 93 призлы урын Актаныш укучыларына туры килә. Монда инде, һичшиксез, укучы белән беррәттән, аның укытучысының, әти-әнисенең, район җитәкчелегенең өлеше бар. Аларга Ләйсән Фоат кызы рәхмәт сүзләрен юллады.


Муниципаль этап җиңүчеләре исә район данын республикада яклаячак. Бүгенге тантанада аларга уңышлар теләнде. Быел Актаныш районы олимпиада хәрәкәтенең республикакүләм этабында тагын да югарырак уңышларга ирешергә йөз тота. Бу – Актаныш мәгариф системасының үзалдына куйган максаты да, мәктәп коллективларына билгеләгән бурычы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International