Пучы җирлеге элек-электән Актаныш районының капкасы булды, хәзер исә Татарстанның Беренче президенты туган төбәккә аеруча җаваплылык өстәлә. Әнәк авылында быелгы җәйдә ачылган “Бабайда кунакта” ял паркына Татарстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең дә күпләп килүе күзәтелә, кыскасы, Пучы-Әнәктән халык өзелмәячәк. Шушы ике авылга карап Актаныш районына бәя бирелә. Авылны чиста, пөхтә,төзек итеп тоту җирлек халкының, җитәкчелекнең патриотик бурычы булып тора.
- Эшләнгән эшләр күп, эшлиселәре тагы да күбрәк,- дида җирлек башлыгы Нияз Нуретдинов бүгенге киңәшмәдә.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә бүген Пучы һәм Иске Айман җирлегендә авыл башлыклары семинар- киңәшмәсе узды. Җәй көне биш авылны берләштергән караулар вакытында Пучының бик күп яңарыш кичергәнен күргән идек инде. Эш дәвам итә. Үзәк урамда 1903 елда салынган иман йорты -мәчет бар иде, ихатасы, тирә-юне чүпкә баткан, чаган агачлары басып киткән бу урынны җәен чистартып куйганнар. Мәчет бүген халыкны кабул итми, аны сүтәргә дә, төзекләндерергә дә рөхсәт юк- чөнки мәчет Татарстан Республикасының “Мәдәни мирас” исемлегенә кергән. Быелгы язда Пучы җирлеге “Татнефть”нең грант бәйгесендә катнаша һәм 244 мең сум акча ота. Шушы финанс ярдәменә мәчетнең тирә-яны чистартыла, ихатаны тимер койма белән әйләндереп алалар. Нур Баян исемендәге хуҗалык иганәчелек ярдәме күрсәтә, буяулар алып, тәрәзәләрне яңарталар.
Пучы урамнарын берничә урында яр бүлә, 2015 елда яр буйлары ныклап чистартыла. Киләчәктә программага катнашып, “Татмелиорация» оешмасы белән яр буйларын чистарту-матурлау эшен башлаячаклар.
Пкучыда янә бер программа- “Авыл җирлеге бинасын төзү” дәүләт ярдәмен дә файдаланачаклар. 2021 елда авыл Советының яңа бинасын төзеп куллануга тапшыру планлаштырыла.
Җәй көне Пучы зиратын карап узган идек, Рәйхан Галимҗанова яңа сайланган авыл җирлеге башлыклары өчен дәрес булсын дип, янә зиратны күрсәтүне киңәшмә планына керткән: чыннан да күп авылларга үрнәк алыр урын бар биредә.
Пучы зиратын узган ел 67 сотыйга арттырырга мәҗбүр булалар. Мәрхүмнәрне җирләгәндә дини йолаларны үтәү өчен уңайлыклар тудыралар. Зират йорты төзиләр. Материалны үзара салым акчасына сатып алалар, Нур Баян исемендәге хуҗалык төзүчеләре сафка бастыра. Җеназа вакытында төрле һава торышы була, яңгыр яуганда, буранда догалар укыганда мәрхүмне куеп торырга каплама ясыйлар. Хуҗалык кирәк-яраклары саклана торган бина төзеп куялар. Зиратка керү урынына биш КамАЗ машинасы арбасы асфальт бөртеге салалар.
Нияз Нуртединов, авылдашы Фазлыев Рәшитнең халыкны туплап, өмәләр үткәрүдә ярдәмче булуын билгеләп үтте.
Рәйхан Флүс кызы, язын пандемия вакытында өмәләр күпләп оештырылмавын, шул сәбәпле аяз көннәрдә авыл башлыкларына зиратларны чистарту өмәләрен оештырырга тәкъдим итте. Алдагы ункөнлектә юллар, агач посадкаларын тәртипләү өчен бик уңай вакыт.