Актаныш районы җирлекләрендә "Торакта куркынычсызлык айлыгы" операциясе дәвам итә. Аңа 2 ноябрьдә старт биргелгән иде. Әлеге чара кысаларында рейдлар 30 ноябрьгә кадәр гамәлләштереләчәк.
Шундый рейдларның чираттагысы Аккүз авыл җирлегендә үтте. Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов, җирлек башлыгы Галина Имамова белән берлектә, ялгыз гомер кичерүче, өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыннарында булып, аларга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәрттеләр. Өлкәннәргә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырылды. Шулай ук әлеге гражданнарга йортларына автоном янгын извещателе куярга тәкъдим ителде, аның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Илгиз Рәшитов шулай ук җирлектәге сулыкларда булып, контрольсез бозга чыгучыларны тикшерде. Бу нисбәттән рейд барышында балалар белән тиешле инструктажлар үткәрелде һәм ныгымаган бозга чыгарга ярамаганлыгы искәртелде. Таләп үтәлмәгән очракта, балаларга әти-әниләренең җавапка тартылачагы аңлатылды.