ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Пучы җирлегендәге семинар-киңәшмәдә авыл зираты өлгегә куелды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Пучы зиратын узган ел 67 сотыйга арттырырга мәҗбүр булалар. Мәрхүмнәрне җирләгәндә дини йолаларны үтәү өчен уңайлыклар тудыралар. Зират йорты төзиләр. Материалны үзара салым акчасына сатып алалар, Нур Баян исемендәге хуҗалык төзүчеләре сафка бастыра. Җеназа вакытында төрле һава торышы була, яңгыр яуганда, буранда догалар укыганда мәрхүмне куеп торырга каплама ясыйлар. Хуҗалык кирәк-яраклары саклана торган бина төзеп куялар. Зиратка керү урынына биш КамАЗ машинасы арбасы асфальт бөртеге салалар.
Нияз Нуретдинов, авылдашы Фазлыев Рәшитнең халыкны туплап, өмәләр үткәрүдә ярдәмче булуын билгеләп үтте.
Рәйхан Флүс кызы, язын пандемия вакытында өмәләр күпләп оештырылмавын, шул сәбәпле аяз көннәрдә авыл башлыкларына зиратларны чистарту өмәләрен оештырырга тәкъдим итте. Алдагы ункөнлектә юллар, агач посадкаларын тәртипләү өчен бик уңай вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International