Бу атнада ук Татарстан халкына, шул исәптән актанышлыларга да, коронавируска каршы препаратларны бушка тарата башлаячаклар. Моның өчен РФ Резерв фондыннан субъектларга 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Гомуми сумманың 146,8 миллион сумы Татарстанга каралган. Шушы сумма пациентларны амбулатор шартларда коронавирус авыруыннан дәвалау өчен препаратлар белән тәэмин итүгә биреләчәк. Сүз гормональ, вируска каршы препаратлар, кайбер антибиотиклар, антиоагулянтлар (кан сыекландыручы дарулар) турында бара.
Бу нисбәттән 17 ноябрь көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы районнар белән видеокиңәшмә үткәрде, чөнки тема җитди һәм безнең өчен яңа. Республикакүләм видеокиңәшмәгә Актанышның хакимият бинасыннан баш табиб Айдар Хәев рәислегендәге үзәк хастаханә җитәкчелеге белән беррәттән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да кушылды. Чөнки коронавирус белән авыручы райондашларыбызны препаратлар белән тәэмин итү билгеле бер схема нигезендә тормышка ашырылачак һәм даруларны авыручылның йортларына илтеп җиткерүдә волонтерлар ярдәме дә җәлеп ителәчәк.
Бушлай препаратлар белән бәйле вәзгыятькә ачыклыкны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев кертте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итү процессы Актанышта да башланып киткән. Дару препаратларының бер өлеше „Таттехмедфарм"га, ягъни үзәк даруханәгә кайткан. Искәртеп үтәбез, Татарстанда коронавирус йоктыручыларга бушка биреләчәк ташламалы дарулар исемлеге билгеле. Исемлек 12 препаратны үз эченә ала. Актанышның үзәк даруханәсендә аларның биш төре инде бар. Дарулар кайту дәвам итә.
Халык бу препаратларны ничек алачак соң? Моның, билгеле, үз шартлары һәм үз тәртибе бар. Беренче чиратта, бушлай даруларга дүрт категория авыручылар өмет итә ала. Беренчесе – тест белән расланган COVID-19. Икенчесе – компьютер тамографиясе белән расланган COVID-19. Өченче төркем – ренгент аша куелган вируслы пневмония. Шулай ук коронавирус инфекциясе билгеләре күзәтелеп, (температура, тән сызлау, тын җитмәү һ.б) бу анализларда да чагылып, табиб тарафыннан расланса, бушлай дару алып булачак.
Авыруга дәвалау курсын табиб билгеләячәк. Шуның нигезендә хастаханәдә бушлай дару алырга рецепт языла. Рецепт үзәк дәваханәдә күренеп торачак. Аннан соң инде препаратларны үзәк даруханәдән барып алырга мөмкин булачак. Билгеле, дару артыннан авыру үзе йөрмәячәк, бу эшне җирлек фельдшерларына, медицина хезмәткәрләренә һәм волонтерларга йөкләргә исәплиләр. Шулай ук участок табиблары да, күрсәткечләр туры килсә, авыруга бушлай даруларга рецепт язу хокукына ия.
ИГЪТИБАР! Әлеге препаратлар авыруга 36 сәгать эчендә барып җитәргә тиеш. Ягъни, табиб язу белән аларны таптыру урынсыз булачак. Аңлашылганча, схема нигезендә башкарылган эшкә вакыт таләп ителә.
Айдар Хәев билгеләп үткәнчә, әлеге дарулар фильтр - бокска мөрәҗәгать итүчеләргә бирелә башлаячак. Ләкин һәр мөрәҗәгать итүчегә түгел! Бушлай даруларны фәкать чирләле расланган авырулар гына алачак. Моның өчен тулы тикшерү үткәрелеп, анализлар алынырга тиеш! Өстенлек исә инфекциянең авыр һәм урта формасы белән авыручыларга, шул исәптән вируслы пневмония белән авыручыларга бирелә.
Районның баш табибы хәбәр иткәнчә, Актанышта коронавирустан түләүсез дәвалану бүгеннән - 18 ноябрьдән башлана. Бушка билгеләнгән даруларны кабул итүне дәвалаучы табиб контрольдә тотарга тиеш булачак.
Сүз дә юк, бушлай дару алу буенча сораулар да, зарлар да күп булачак. Ләкин һәркемнән әлеге яңалыкка аңлы рәвештә якын килү сорала. Бушлай дарулар буенча шушы көннәрдә тагын өстәмә мәгълумат биреләчәк.
Бездән теләк: катлаулы шушы чорны авыруга бирешми генә үткәреп җибәрик, әлеге даруларны алырга чиратка басарга язмасын!