“СЕЛЬСОВЕТТАН КАЧАР ДИП УЙЛАГАН ИДЕМ…» (ВИДЕО)

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Авыл җирлеге башлыклары Иске Айманның визит карточкасына әверелгән “Бәләкәч” ял паркына да кереп, шаккатып карап чыктылар. Шәһәр ишегалларыннан бер дә ким түгел әлеге парк, бәлки яхшырактыр да әле. Мондый уен мәйданчыгы кечкенә баланың гадәти тормышын күп төрле маҗаралар белән баета да баета инде. Компьютер, гаджеттан аерылып, ачык һавада дуслары белән уйнарга менә дигән мөмкинлекләр- сикерәсеңме, атынасыңмы, мультфильмдагы Маугли кебек агачтан агачка сикерәсеңме- барысы да кызыклы һәм физик яктан үсеш өчен. “Бәләкәч”не айманлыларга тамырлары шушы авылдан булган Рәшит Әкрәм улы Гыйльфанов бүләк итә. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл башлыгы Марсель Әхмәтханов эшкә килгәндә авыл халкының аңа бик күп бурычларын йөкләвен дә искә алды. “Бу кадәр эшкә алынмас, качар сельсоветтан, дип уйлаган идем»,- ди. Марсель абый качарга уйламаган, киресенчә, эшнең җаен алып, авылга файда китерергә тырыша. Иске Айманда урамнар төрле тарафка таралып урнашкан. Урамнарны тоташтыра торган күпер- басмаларны яңартканнар. Авылга терәлеп торган нарат урманында чаңгы трассасы салыначак. Халык матурлыкны күрә, аңлый, тагын таләп итә: шул рәвешле бакча артындагы тигәнәкләр чабыла, тротуар җәелә, кайбер хуҗалар бәрәңге бакчасы артындагы коймасын профнастил белән тотып куя- ИСКЕ АЙМАН ЯҢАРА! Иске мәктәп территориясенә дә планнары бар башлыкның- Сабантуйлар үткәрә торган алма бакчасын ясарга исәбе. Исеме генә алма бакчасы, паркта алмасы да, грушасы да үсәчәк, авыл халкы рәхәтләнеп ял итә, тормыш ыгы-зыгысыннан арынып күңелен ял иттерә торган урын булачак биредә.

Семинар-киңәшмә авыл башлыкларын борчыган уй-фикерләрне, проблемаларны уртага салып сөйләшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International