ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

    Кыш бабай үзе генә түгел, "Игелек үзәге" җитәкчесе Дәния Касыймова һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән берлектә Актаныш авылында яшәүче Миләүшә Миргаязова һәм Саидә Низамова яшәгән гаиләләргә барып бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Кыш бабай алып килгән күчтәнәч кабын кызыксынучан Миләүшә шунда ук ачып караса, Саидә шигырьләр сөйләп күрсәтте.
Миләүшә белән Саидә кебек тагын 86 сәламәтлекләре чикле баланы сөендерүче иганәче- "Актаныш" агрофирмасы. Агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиев һәр Яңа елда инвалид баларга атап күчтәнәчләр юллый. Быел да игелекле гамәлне дәвам итеп, 88 балага күчтәнәч каплары әзерләгән иганәче.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 26 декабрендә Актаныш авылы «Актаныш район мәдәният йорты» муниципаль учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча үткәрелә торган олимпиадада җиңүчене бүләкләү тантанасы булды.

Илдәге катлаулы эпидемиологик хәлгә  бэйле рәвештә Россия Банкы пенсияләр һәм башка социаль түләүләрне “Мир”  милеге түләү  системасы  карталарына мәҗбүри күчерү вакытын  2021 елның 1 июленә кадәр озайта. Бу хакта  Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә

Салым түләүчеләр өчен махсус рәвештә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы санлы районара инспекциясе Россия Федераль салым хезмәте хезмәтләрен электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша алу мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Россия Федераль салым хезмәтенең электрон сервислары һәм шәхси кабинетларга тоташтыру буенча килеп туган сораулар буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә яки 8-800-222-22-22 Бердәм элемтә үзәге телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

Быел да бөтен җиһан белән көткән бәйрәм алдыннан Актаныш районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торган 68 бала Кыш бабай күчтәнәчләре алып, яңа ел мизгелләрен якынайтты. Елдагыча, балаларга бүләк ителгән күчтәнәч каплары “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамиль Фидус улы Валиев күрсәткән иганә ярдәменә булдырылды.

Быел Актанышның Ленин паркында сафка баскан боз тавы яңа ел чаралары үтәчәк мәйданның үзенчәлекле бер күркенә әверелде. Бала-чагалар биредә рәхәтләнеп тау шуса, өлкәнрәкләр аларны кызыгып күзәтә: “менә ичмасам тау бу!”, “шәһәр таулары бер читтә торсын!”, “бала-чагага чын бәйрәм ясадылар!”- дигән сүзләр еш керә колакка. Кыскасы, быел актанышлылар рәхәтләнәчәк инде тау шуып!


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

 Актаныш районында яшь буынга белем һәм тәрбия бирү югары дәрәҗәдә оештырыла. Мәсәлән, икенче ел рәттән республика фән олимпиадаларының муниципаль этабы тәмамлану белән нәтиҗә ясала, икенче көнне үк җиңүчеләр һәм призерлар хөрмәтләнә. Барлык фән олимпиадалары тәмамлангач, Яңа ел бәйрәме алдыннан район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында җиңүчеләрне һәм алрының остазларын тәбрикләү тантанасы уза. Шулай ук муниципаль олимпиада хәрәкәтендә иң күп җиңүче һәм призерлар әзерләгән мәктәпләр ачыклана. Уку елы ахырында район башлыгы Энгель Нәвап улы республикакүләм җиңүләргә ирешкән мәктәпләргә 500 мең сумлык акчалата бүләк тапшырырга вәгъдә итте.

“Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясенә Актаныш районы да кушылды. Муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов “Каенкай” бакчасына йөрүче 6 яшьлек Фәрхәт Миңнемөхәммәтовка хыялында йөрткән робот бүләк итте.  Ә Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Зәринә Нурлыбаянова Кыш Бабайдан йомшак уенчык-зур панда сораган булган. Энгель Нәвап улы кызның теләген чынга ашырды: аклы-каралы аюны хакимият бинасындагы чыршы янында тапшырды.

Бүген Актанышта республика олимпиадаларының муниципаль этап җиңүчеләре хөрмәтләнде.

   Энгель Нәвап улы мәктәп директорларының чираттагы киңәшмәсендә укучыларда туклану мәдәниятен булдыру, пешекчеләрнең һөнәрмәнлеген үстерү, заманча технологияләр турындагы белемнәрен арттырып, камилләштерү бурычын куйды.
  Бүген технологик техникум базасында пешекчеләр өчен мастер-класс оештырылды. "Тәмле" ашханәсендә техникумның производство мөдире Гөләндәм Вилданова белән мастер Лилия Вәлиева менюдагы ризыкларны әзерләү нечкәлекләре белән таныштырдылар. Пешекчеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук өстәлне зәвык белән сервировкалау серләренә дә өйрәттеләр мастер-класста. Бүгенге мул тормышта үскән замана баласын тәмле ризык белән кызыктырып булмый- матур бизәлеш тә аппетитны ачарга ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International