“Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясенә Актаныш районы да кушылды. Муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов “Каенкай” бакчасына йөрүче 6 яшьлек Фәрхәт Миңнемөхәммәтовка хыялында йөрткән робот бүләк итте. Ә Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Зәринә Нурлыбаянова Кыш Бабайдан йомшак уенчык-зур панда сораган булган. Энгель Нәвап улы кызның теләген чынга ашырды: аклы-каралы аюны хакимият бинасындагы чыршы янында тапшырды.