БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышта республика олимпиадаларының муниципаль этап җиңүчеләре хөрмәтләнде

2020 елның 26 декабре, шимбә

26 декабрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш республикакүләм олимпиадаларның муниципаль этабына рәсми төстә йомгак ясап, җиңүче укучыларны һәм аларның педагогларын хөрмәтләде.


Башка елларда мондый төр хөрмәтләү чарасы Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадалары нәтиҗәләреннән соң оештырылса, быел, район башлыгы Энгель Фәттахов инициативасы белән, муниципаль этапта җиңүче укучылар өчен бәйрәм аерым оештырылды. Бу, беренче чиратта, олимпиадада катнашкан авыл мәктәпләре укучыларына игътибарны арттыру дигән сүз, чөнки соңгы елларда районкүләм олимпиада мәйданына авыл мәктәпләре укучылары да үтеп керә башлады. Бу, әлбәттә, сөенечле күрсәткеч.


Актаныш районының мәгариф өлкәсендәге иң мөһим чараларның берсе булган тантанада республика дәрәҗәсендәге олы кунакларның катнашуы аның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады. Олимпиада җиңүчеләре тәбрикләүләрне, район җитәкчелеге белән беррәттән, Татарстан Республикасы Олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламовадан, Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты директоры Елена Мерзоннан кабул итеп алды.


Энгель Нәвап улы үз чыгышында олимпиада хәрәкәтен зур хәрәкәт дип атады. Әлеге хәрәкәткә кушылу уку дәрәҗәсен арттыруга да зур этәргеч бирә. Иң куандырганы – республикакүләм олимпиадаларның муниципаль этабында актанышлыларның сыйфат дәрәҗәсе арта.


Актаныш районында фән олимпиадаларының муниципаль этабы 13 ноябрьдән 23 декабрьгә кадәр аралыкта дәвам итте. 30 фән буенча гамәлгә куелган олимпиадаларда район мәктәпләреннән 2 268 укучы белемнәрен сынады. Нәтиҗәләр буенча 126 укучы фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүче дип танылды. Алар Актаныш данын республика күләмендә яклаячак. 26 декабрь көнне Актанышта үткән тантанага нәкъ менә шушы фәнсөярләр һәм аларның укытучылары чакырулы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International