“Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча 2020 елгы олимпиадада җиңүчене бүләкләү

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

2020 елның 26 декабрендә Актаныш авылы «Актаныш район мәдәният йорты» муниципаль учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча үткәрелә торган олимпиадада җиңүчене бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе урынбасары Ф. Г.Хамматов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Г. Т. Вафина катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хаты белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Могътазирова Резедә Зиннур кызы бүләкләнде. Актанышның 1 нче  мәктәбе укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау” олимпиадасында күп тапкырлар җиңү яулыйлар. Алга таба да Актаныш муниципаль районы укучылары актив катнашырлар һәм призлы урыннар яуларлар дип өметләнәбез. Яңа ел алдыннан киләсе елга ныклы сәламәтлек, яңа көч,  зур казанышлар. сабырлык һәм үҗәтлек телибез. Яңа ел барысына да бәхет китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International