Мәктәп ашханәләренә,балалар туклануына игътибар хөкүмәт югарылыгында хәзер. Димәк яшь буынның сәламәтлеген кайгырту-илнең киләчәген кайгырту дигән сүз.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә уза торган директорларның атналык киңәшмәләрнең һәрберсендә карала торган төп мәсьәлә ул ашханәләрдә туклануны оештыру.
Узган уку елында рейдлар үткәрү даими төс алган чорда ашханәләрдәге кимчелекләрне санарга кул бармаклары да җитми иде. Электрон мәгълүмат чараларында яңалыклар бик тиз тарала, шуңа күрә берәүнең дә хата-кимчелеген киң гавәмгә күрсәтәсе килми, билгеле. Рейдларның беренчел максаты - гаеплене эзләү түгел, балаларга чиста санитар шартларда дөрес итеп әзерләнгән ризык ашатуны оештыру. Ел дәвамында моңа ирешелде дияргә мөмкин.
Инде яңа максат куярга вакыт та җитте. Энгель Нәвап улы мәктәп директорларының чираттагы киңәшмәсендә укучыларда туклану мәдәниятен булдыру, пешекчеләрнең һөнәрмәнлеген үстерү, заманча технологияләр турындагы белемнәрен арттырып, камилләштерү бурычын куйды.
Бүген технологик техникум базасында пешекчеләр өчен мастер-класс оештырылды. "Тәмле" ашханәсендә техникумның производство мөдире Гөләндәм Вилданова белән мастер Лилия Вәлиева менюдагы ризыкларны әзерләү нечкәлекләре белән таныштырдылар. Пешекчеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук өстәлне зәвык белән сервировкалау серләренә дә өйрәттеләр мастер-класста. Бүгенге мул тормышта үскән замана баласын тәмле ризык белән кызыктырып булмый- матур бизәлеш тә аппетитны ачарга ярдәм итә.
"Роспотребнадзор"ның Чаллы шәһәре баш табибының Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова санитар таләпләр турында аңлатты.