Быел Актанышның Ленин паркында сафка баскан боз тавы яңа ел чаралары үтәчәк мәйданның үзенчәлекле бер күркенә әверелде. Бала-чагалар биредә рәхәтләнеп тау шуса, өлкәнрәкләр аларны кызыгып күзәтә: “менә ичмасам тау бу!”, “шәһәр таулары бер читтә торсын!”, “бала-чагага чын бәйрәм ясадылар!”- дигән сүзләр еш керә колакка. Кыскасы, быел актанышлылар рәхәтләнәчәк инде тау шуып!
Бөтен Актанышны сөендергән тауны исә “Актаныш юллары” җәмгыяте хезмәткәрләре ясады. Биеклеге - 5,5 метрны, озынлыгы 35 метрны тәшкил иткән әлеге боз корылмасын ясау 22 көнгә сузылган.
“Бу безнең тау ясауда беренче тәҗрибә. Эшне 2 декабрьдә башлаган идек, 24ендә төгәлләдек. Масштаблы хезмәт булгач, эшчеләрне күпләп җәлеп итәргә туры килде. Шушы тауны эшләүдә егермедән артык хезмәткәр катнашты. Чираттагы ялларын алганнарны да чакырып чыгардык хәтта. Тау ясауны безгә ышанып тапшырганнар икән – район җитәкчелегенең ышанычын аклар өчен тырыштык, балаларга менә шундый шәһәрчә тау бүләк итәсе килде. Максатка ирештек дип исәплим. Коллективка зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, - ди “Актаныш юллары” җәмгыятенең участок начальнигы Радик Әфтах улы.
Күргәч тел шартлатырлык тауны ясау, билгеле, җиңел булмаган. Актаныш икмәк кабул итү предриятиесе, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү һәм районның газ оешмалары кискән боз блокларын КамАЗлар белән ташу, аларны тезү эше озын көннәр дәвамында барган. Шушы тау өчен Иске Иделдән 1 400 (!!!) блок кайтартылган. Ә менә тау эченә тутыру өчен кар “эзләү” эше иң мәшәкатьлесе булган. 300 кубомерт карны “Актаныш юллары” хезмәткәрләре бөртекләп җыйган дисәк тә, арттыру булмас. Тауга РТС бистәсе территориясенең кары китертелгән.
“Район җитәкчелегеннән, халыктан рәхмәт сүзләре ишеткәч, 22 көнлек мәшәкать бер мизгелдә онытылды. Тауның як-якларына боздан кысалар да ясадык – куркынычсызлык кагыйдәләре кайгыртылган. Кич әлеге боз могҗизасы төрле төсләр белән яна. Балалар яратты – иң мөһиме шул. Шуганда бер-берсенә игътибарлы булсын иде һәркем. Тау зур – һәркемгә җитә. Ул куаныч китерә торган урын гына булсын иде!”- дип, кисәтү дә ясады “Актаныш юллары” җәмгыятенең участок җитәкчесе.
Ә шулай да бу искиткеч тауны Актаныш үзәгенә килеп күрергә, рәхәтләнеп шуып карага киңәш итәбез, замандашлар! Сез ни диярсез икән?