Актаныш районында яшь буынга белем һәм тәрбия бирү югары дәрәҗәдә оештырыла. Мәсәлән, икенче ел рәттән республика фән олимпиадаларының муниципаль этабы тәмамлану белән нәтиҗә ясала, икенче көнне үк җиңүчеләр һәм призерлар хөрмәтләнә. Барлык фән олимпиадалары тәмамлангач, Яңа ел бәйрәме алдыннан район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында җиңүчеләрне һәм алрының остазларын тәбрикләү тантанасы уза. Шулай ук муниципаль олимпиада хәрәкәтендә иң күп җиңүче һәм призерлар әзерләгән мәктәпләр ачыклана. Уку елы ахырында район башлыгы Энгель Нәвап улы республикакүләм җиңүләргә ирешкән мәктәпләргә 500 мең сумлык акчалата бүләк тапшырырга вәгъдә итте.
Быел олимпиадаларның муниципаль этабының мәктәп турында Актаныш мәктәпләреннән 5678 укучы катнашкан. Үз мәктәпләрендә иң-иң итеп таныткан 2260 фәнсөяр укытучылары беләнныклы әзерлек башлый. Муниципаль олимпиадада барлык дөрес җавапның 50 процентына ирешкән укучылар җиңүче һәм призер исеменә лаек булдылар. Алар барлык катнашучыларның 40 проценты нигезендә билгеләнә. Татар теле, математика, физкультура, рус теле, тормыш иминлеге нигезләре, иглиз теленнән катнашучылар аеруча күп булган. Кызлар олимпиадаларга малайларга караганда күбрәк катнаша икән. Егетләрне фәнни эшләргә, олимпиадаларга тарту өстендә эшлисебез бар диде үз чыгышында мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова.
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, “Республика олимпиада үзәге” олимпиадаларга әзерлекне елдан-ел камилләштерә.Бүләкләү тантанасына махсус кунак булып килгән “Республика олимпиада үзәге” директоры Гөлнара ИсламоваАктаныш районында үткәрелгән олимпиада җиңүчеләрен котлау тантаналарын оештыру барлык муниципалитетларга да үрнәк чара дип билгеләп үтте, киләчәктә дә офлайн, онлайн хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез дип белдерде.
Укучыларны фән олимпиадаларына әзерләүдә Казан Федераль университеты да лаеклы өлеш кертә. Биология, технология, тормыш иминлеге нигезләре фәннәреннән җиңү яулаган укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны котларга сәхнәгә күтәрелгән Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Елена Мерзон олимпиада хәрәкәтендә нәтиҗәле хезмәт күрсәтүче мөгаллимнәргә үз бүләкләрен тапшырды.
Муниципаль этапта 170 җиңүче һәм призер әзерләгән аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта мәктәп коллективы район мәктәпләре арасында лаеклы беренче урынны яулады. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов коллективны диплом һәм акчалата премия белән бүләкләде. Икенче урында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, өченче урында беренче Актаныш урта мәктәбе. Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча төп мәктәпләр арасында Байсар- беренче, Яңа Әлем –икенче, Мари Суыксуы-өченче урында.
Урта мәктәпләрдән Пучы-беренче, Татар Суыксуы-икенче, Киров-өченче урында. Бәйрәм тантанасын балалар сәнгать коллективлары тарафыннан башкарылган чыгышлар бизәде. Актанышлар киләчәктә җыр-биюдә генә түгел, фән күгендә дә үз йолдызларын кабызыр әле.