БҮГЕН АКТАНЫШ МӘГАРИФЕНДӘ ТАРИХИ КӨН: МӘСКӘҮ ПЕДАГОГЫ ДИРЕКТОРЛАРНЫ АЛДАН ЮЛ ЯРЫРГА ӨЙРӘТСӘ, ТЕХНОЛОГИК ТЕХНИКУМ ДҮРТЕНЧЕ ВУЗ БЕЛӘН ШАРТНАМӘ ТӨЗЕДЕ(+ВИДЕО)
Бүген, 29 декабрь көнне исә, Актаныш технология техникумында белем алучы студентлар өчен яңа офыклар ачылды. Татарстанның В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән техникум арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелү – киләчәккә ышанычлы,ныклы нигез булдыру дигән сүз.
.jpg)
Бүген Мәскәү һәм Казан кунаклары Актаныш технология техникумының эшчәнлеге белән танышты.
.jpg)
Бүгенге эшлекле сәфәр кысаларында "Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең бүлек башлыгы Лариса Сулима һәм Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова, район башлыгы Энгель Нәвап улы белән берлектә, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта булып, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.
.jpg)
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов “Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең бүлек башлыгы Лариса Сулима, Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова белән берлектә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеген карады. Лариса Олеговна гимназия укытучыларын 2030 елга кадәр игълан ителгән “Мәгариф” илкүләм проекты белән таныштырды.
Бүген, 29 декабрь көнне, “Бүләк” укыту үзәгендә 100 уку алдынгысы, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде.
Актаныш районы башлыгы Чыршы бәйрәмендә районыбызның 100 алдынгы укучысы хөрмәтләнде(+ВИДЕО)
Бүген мәдәният йорты белән бер түбә астында урнашкан спорт залы рәсми төстә ачылып, авыл халкынынң сәламәт яшәү рәвешен кайгыртачак төп объектка әверелде.
.jpg)
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән 29 декабрьгә кадәр 10 сәгатькә кадәр. 2020 елның 30 декабре
2020 елның 30 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Чалманарат авылы халкын спорт залы ачылу белән котлады.