2019 елда Чалманарат җирлегенең 1984 елда сафка бастырылган мәдәният йорты капиталь төзекләндерү кичереп, авыл күркенә әверелгән булса, 2021 елны каршы алырга әзерләнгән бәйрәм алды көннәрендә чалманаратлылар тагын бер сөенечле мизгел кичерде. Бүген мәдәният йорты белән бер түбә астында урнашкан спорт залы рәсми төстә ачылып, авыл халкынынң сәламәт яшәү рәвешен кайгыртачак төп объектка әверелде.
Тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасары Рәйхан Галимҗанова, “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабиров, авыл халкы катнашты.
Соңгы елларда Чалманарат җирлеге сәламәт яшәү рәвешен алга куеп яшәүче җирлек буларак танылып килә. Җирлекнең район күләмендә оештырылган спорт ярышларында призлы урыннар яулавы да моңа ачык дәлил. Шуңа күрә дә спорт залы алар өчен мөһим объект булып тора.
Спорт залын төзү республиканың грант акчаларына башкарылды. Аның күләме – 1 500 000 сум. Подрядчы оешма – Алмаз Мортазин җитәкчелегендәге “Стройком” җәмгыяте.