Бүген, 29 декабрь көнне, “Бүләк” укыту үзәгендә 100 уку алдынгысы, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде.
Тантаналы чарага "Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең бүлек башлыгы Лариса Сулима, Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова чакырулы иде.
Районыбызның алдынгы укучыларына Энгель Фәттахов исеменнән исемле символика һәм Яңа ел бүләге тапшырылды.