ОФЫКЛАР КИҢӘЯ: Актаныш технология техникумы Казан инновацион университеты белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Актаныштагы ресурс үзәк бүгенге көндә авыл хуҗалыгы юнәлешендә белгечләр әзерли. Районның әлеге тармагында булган кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерүне алмаксат итеп алган технология техникумының  якын-тирә районнарга да үрнәк итеп куелырлык даны бар. 


Информацион технологияләр заманында тәрбияләнүче яшь буын студентлары әлеге һөнәри белем бирү йортыннан зур әзерлек белән хезмәт юлына чыга. Алар өчен теоретик белемнәрен гамәлдә кулланып карау юнәлешендә дә шартлар тудырылган. Район хуҗалыкарында, чын техника белән басу-кырларны иңләүче яшь белгечләр,укуларын тәмамлап, шунда ук эшкә кайту үрнәкләре дә җитәрлек техникумда. 


Бүген, 29  декабрь көнне исә,  Актаныш технология техникумында  белем алучы студентлар өчен яңа офыклар ачылды. Татарстанның В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты  белән техникум арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелү – киләчәккә ышанычлы,ныклы нигез булдыру дигән сүз. 


Әлеге мөһим чарада катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов бүгенге килешүнең перспектив якларын ассызыклады. Очрашуның күркәм нәтиҗәсе буларак, югары уку йорты ректоры Асия  Тимирясова һәм техникум директоры Ландыш Шәмсунова  арасында килешү имзаланды.


Әлеге мөһим вакыйга киләчәктә техникум абруен тагын да күтәрер, биредә белем алырга теләүче райондашларыбызның саны да артыр дигән ышаныч бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International