Актаныш районында Кыш бабай опека һәм сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләк өләште

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Яңа ел ул могҗизаларга бай була, балалар аны бигрәк тә көтеп ала, чөнки Яңа ел хыял-теләкләрне чынга ашыра торган сихри мәл ул.


Быел да бөтен җиһан белән көткән бәйрәм алдыннан Актаныш районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торган 68 бала Кыш бабай күчтәнәчләре алып, яңа ел мизгелләрен якынайтты. Елдагыча, балаларга бүләк ителгән күчтәнәч каплары “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамиль Фидус улы Валиев күрсәткән иганә ярдәменә булдырылды.


Күпбалалы сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләргә әлеге яңа ел бүләкләрен Кыш бабай үзе үк тапшырды. Йорт бусагасын бүләкләр тулы пакетлар белән атлап кергән могҗизаи Кыш бабайны күргәч, балаларның сөенечен күрергә кирәк иде!


Алар бүләкләр алып килгән кадерле кунакка шигырьләрен сөйләделәр, җырларын яңгыраттылар. Бу көн балалар өчен зур бер бәйрәмгә әверелде.


Кыш бабай белән опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләренең ул көнге маршруты бөтен районны колачлады. Алар Күҗәкә авылыннан опекун гаилә Юсуповларда, сыендыручы күпбалалы гаилә Шәйхетдиновларда, Кировтан – Сабитовларда, Балтачтан Харисовларда булдылар.


Һәр гаилә көтеп алынган кунакларны озатканда, олы йөрәкле райондашыбыз Рамил Фидус улына, Актаныш районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенә балаларны сөендергәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, хезмәтләрендә, шәхси тормышларында уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International