Кыш бабай үзе генә түгел, "Игелек үзәге" җитәкчесе Дәния Касыймова һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән берлектә Актаныш авылында яшәүче Миләүшә Миргаязова һәм Саидә Низамова яшәгән гаиләләргә барып бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Кыш бабай алып килгән күчтәнәч кабын кызыксынучан Миләүшә шунда ук ачып караса, Саидә шигырьләр сөйләп күрсәтте.
Миләүшә белән Саидә кебек тагын 86 сәламәтлекләре чикле баланы сөендерүче иганәче- "Актаныш" агрофирмасы. Агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиев һәр Яңа елда инвалид баларга атап күчтәнәчләр юллый. Быел да игелекле гамәлне дәвам итеп, 88 балага күчтәнәч каплары әзерләгән иганәче.
Балалар, әти-әниләр генә түгел, "Игелек үзәге" хезмәткәрләре дә "Актаныш" агррфирмасы хезмәтчәннәренә, аның җитәкчелегенә ихластан рәхмәт белдерәләр, яңа елда яңа уңышлар насыйп булсын да, игелекле йөрәгегездән шәфкать-миһербан китмәсен!