28 апрель көнне "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Актаныш районында студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Яшьләргә эш» форумы узды.
Район башлыгы Энгель Фәттахов "Созвездие-йолдызлык" фестиваленең иң зур бүләгенә ия булган "Ак инеш" бию ансамбле егет-кызлары һәм 2 урынны яулаган җырчы-сандугачыбыз Гөлия Заһертдинова, аларның җитәкчеләре Лилия Фәтхуллина һәм Сирина Исламова белән мул табын артында очрашып янә бер кат тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
28 апрель Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми профессиональ бәйрәм буларак-ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне - 2020 елда РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән иде.
Бүген район хакимиятендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган, район җирлегендә узачак чаралар буенча брифинг узды.
Төзүчеләр урамындагы 3 йорт, район үзәген тулысы белән камап алган газлаштырудан читтә калды. РТС бистәсендә ялгызы гына торган, кышларын кечкенә генә котельная ярдәме белән җылытылган йортларның берсе ул.
26 апрель көнне дәүләт техника күзәчелеге җитәкчесе Хакимов И.М. җитәкчелегендә, Такталачык авылы җирлегендә тракторлар, үзйөрешле механизмнарга техник карау уздырылды.
Бөек Тукаебызның туган көне һәм Туган телләр көнендә Актаныш 1 нче урта мәктәбендә иртәннән үк бәйрәм рухы сизелеп торды.
Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, җирлек башлыгы Илнур Хуҗин һәм торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе Илшат Хуҗахмәтов белән берлектә, бүген 2 кварталда яшәүчеләр белән очрашып, аларның фикерләрен һәм мөрәҗәгатьләрен тыңлады.
2013 елгы яшь футболчыларыбыз Татарстан Республикасының мини-футбол буенча кече кубогы турнирының финалистлары исеменә лаек булдылар! Ихластан котлыйбыз!
Туган тел көне һәм бөек шәхесебез - Габдулла Тукайның тууына 136 ел уңаеннан Актанышта җырлы-моңлы, шигъриятле балачак бәйрәме узды.