Төзүчеләр урамындагы 3 йорт, район үзәген тулысы белән камап алган газлаштырудан читтә калды. РТС бистәсендә ялгызы гына торган, кышларын кечкенә генә котельная ярдәме белән җылытылган йортларның берсе ул..jpg)
Биредә 8 гаилә яши. Ике фатирга кечкенә генә бер аш бүлмәсе. Билгеле ки, уртакка бер газ казанын кую мөмкин түгел. Талаш-сугыш чыгара торган нәрсә ул. Ике газ плитәсе урнаштыру мөмкинлеге юк. Хәер, биредә яшәүчеләр үзләре дә һәр гаиләгә аерым аш бүлмәсе сорый. Моның өчен әлбәттә, саллы гына акчалар тотып шактый гына үзгәртеп корулар кирәк булачак.
Булыр ул. Бүген-иртәгә булмаса, якын киләчәктә боз кузгалыр. Район башлыгы шул фикерне җиткерде. Ә менә һәр фатирны аерым газлаштырган өчен түләүчеләр булыр микән? Ник дигәндә, бүгенге көндә шушы кечкенә генә йортның комуналь түләүләре өчен 700 000 сум бурычы җыелган. Берәүләрнеке 180, икенчесенеке 190-200 мең сум..jpg)