Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, җирлек башлыгы Илнур Хуҗин һәм торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе Илшат Хуҗахмәтов белән берлектә, бүген 2 кварталда яшәүчеләр белән очрашып, аларның фикерләрен һәм мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Узган ел әлеге ишегаллары дәүләт программасы ярдәме белән төзекләндерелгән иде. Юллар да, машина кую урыннары да күпләр кызыгырлык. Йорт тирәләре дә чистартылып, төзекләндерелеп куелды. Халыкны борчыган төп сорауларның берсе - йорт нигезенә су үтү. Рөстәм Алмаз улы әлеге мәсьәлә буенча эшләр башкарылачагын искәртте. Бу сорау буенча, күптән түгел район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында узган эшлекле сөйләшүдә дә сүз күтәрелде. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр һәрвакыт уңай чишелеш таба. Бераз сабырлык кирәктер