Бөек Тукаебызның туган көне һәм Туган телләр көнендә Актаныш 1 нче урта мәктәбендә иртәннән үк бәйрәм рухы сизелеп торды. Татар теле укытучылары мәктәпкә кергән һәркемне "имтихан" белән каршылады. Укытучылар, ата- аналар, укучылар Г.Тукайның үзләре белгән шигырьләрен сәнгатьле сөйләде, җырларын җырлады. Аның шигырь юлларын дөрес тезү буенча ярыштылар..jpg)
Китапханәдә укучыларга "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!" исеме астында күргәзмә оештырылды
5 Б сыйныфы укучыларына Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре буенча төшерелгән " Су анасы", "Кәҗә белән сарык", "Туган тел", " Кызыклы шәкерт" һ.б. мультфильмнарын карау оештырылды
"Тукай әкиятләре иленә сәяхәт" кичәсендә башлангыч сыйныф укучылары Г. Тукай әкиятләрен иҗади якын килеп сәхнәләштерделәр..jpg)
6 А сыйныфы укучылары Шагыйрьнең авыр бала чагы, тормышы, иҗатына багышланган "Тукай" документаль фильмы белән таныштылар. Фильм турында фикер алыштылар