Актаныш Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын каршыларга әзерләнә

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган, район җирлегендә узачак чаралар буенча брифинг узды. Алар белән район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева һәм социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Назил Латыйпов таныштырды.
Быел Бөек Җиңү бәйрәме үзгә буларак, каһарманыбыз Б.Дәүләтов исемен горур йөрткән үзәк стадионда узачак һәм хәрби парад белән башланып китәчәк. Пандемия сәбәпле 2 ел дәвамында онлайн режимга күчеп барган “Үлемсез полк” акциясе быел гадәти форматта узачак. Үзәк стадионнан кузгалып, Вахитов урамы һәм Ленин проспекты аша узып, Юбилей урамы буйлап Җиңү паркына бару күздә тотыла. Биредә мәңгелек ут янында чәчәкләр салу, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу узачак. Бәйрәм чаралары 19:00 сәгатьтә үзәк стадионда зур концерт белән дәвам итәчәк һәм салют белән тәмамланачак.
Бүгенге көндә районыбызда Бөек ватан сугышының бар ачысын татыган 7 Бөек Ватан сугышы ветераны, 53 – сугыш ветераннарының тол хатыннары, 268 тыл ветераны һәм 1712 сугыш чоры балалары гомер кичерә. Социаль яклау бүлеге тарафыннан аларга һәрдаим ярдәм күрсәтелеп тора. Бу хакта "Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова сөйләп китте. Район мәгариф учрежденияләрендә бәйрәм уңаеннан узачак чаралар планы белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова таныштырды. Һәр мәктәптә диярлек волонтерлык хәрәкәтләре оешкан һәм уңышлы эшләп килә. Алар бәйрәм уңаеннан гына түгел, ветераннарыбызга, өлкәннәргә һәрдаим ярдәм итеп тора.
Бәйрәм уңаеннан үткәреләчәк чаралар планы белән тулырак “Актаныш таңнары” газетасында һәм Актанышның мәгълүмати социаль челтәрләрендә таныша аласыз.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International