28 апрель көнне "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Актаныш районында студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Яшьләргә эш» форумы узды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге отарафыннан оештырылган форум яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруга, иң яхшы тәҗрибәләр һәм эшкә урнашу рәвешләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән.
Форум кысаларында Актаныш яшьләренә «Яшьләргә эш» порталы мөмкинлекләре турында сөйләделәр: анда ничек теркәлергә, моның өчен «Яшьләргә белем» дигән махсус модуль ни өчен кирәк һәм эш бирүче белән турыдан-туры сайт модераторын расламыйча гына элемтәгә керү һәм ысуллары турында искәрттеләр. Шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар килешүләрне ничек дөрес тутырырга һәм хезмәт базарында кирәкле булып калырга кирәклеген яхшы практик тәкъдим иттеләр, шул исәптән эшкуарлык эшчәнлеген алып бару буенча да.
Яшьләребезне иң әүвәл район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде. Үзенең яшьлек чорында, студентларның хезмәт отрядында эшләгән чорларын, әлеге хәрәкәтнең мөмкинлекләре турында сөйләде ул.