28 апрель - Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

28 апрель Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми профессиональ бәйрәм буларак-ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне - 2020 елда РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән иде.
Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең барлыкка килүе 19 гасыр азагына карый, ул чакта 1898 елның 28 апрелендә Мәскәү өлкәсе полицмейстеры боерыгы белән Мәскәүдәге ике полиция участогы өчен бер ашыгыч ярдәм каретасы буенча беркетелә һәм медиклар өчен аерым бина бүлеп бирелә. Тәүлек буе кизү тору оештырыла.
1899 елда Санкт-Петербургта беренче ашыгыч ярдәм станцияләре барлыкка килә. 20 гасыр башында аларның саны арта һәм штатны профессиональ медиклар бригадалары белән тулыландыралар.
Ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары Бөек Ватан сугышы елларында яраланучыларга медицина ярдәме күрсәтүгә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.
2005 елның 1 гыйнварыннан РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының «Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү тәртибен раслау турында» гы боерыгы үз көченә керде. Аның нигезендә, ярдәм тәүлек буе һәм түләүсез башкарылырга тиеш.

Район башлыгы Энгель Фәттахов ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, ихлас күңелдән теләкләрен җиткерде:
"2020 ел башында бар Җир шарын камап алган COVID-19 пандемиясе барлык табиблар өчен җитди сынау булды һәм һәркемнең тормышына үз төзәтмәләрен кертте. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре һәм белгечләре яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә һәрвакыт алдынгы сызыкта булдылар. Үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, алар кешеләрнең гомерен саклап калу өчен көрәшәләр. Әлеге һөнәрне үз иткән барлык медицина хезмәткәрләренә ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез! Авыр вә җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләренә исәнлек-саулык телибез!" диелә әлеге тәбрикнамәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International