Актанышта җырлы-моңлы, шигъриятле балачак бәйрәме узды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Туган тел көне һәм бөек шәхесебез - Габдулла Тукайның тууына 136 ел уңаеннан Актанышта җырлы-моңлы, шигъриятле балачак бәйрәме узды. Балалар бакчалары һәм район үзәгенең башлангыч сыйныф укучылары катнашында оештырылган бәйрәм чарасын тантаналы рәвештә район башлыгы Энгель Фәттахов ачып җибәрде һәм Туган телгә мәхәббәт уяткан, миллилегебезне саклап калуга зур өлешен керткән мөгаллимнәребезгә рәхмәт әйтеп, барлык җирлегебез халкын, катнашучыларны ихластан бәйрәм белән тәбрикләде.

Бәйрәм тамашасының иң күңелле мизгелләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International