Энгель Фәттахов "Созвездие-Йолдызлык"фестивале җиңүчеләре белән очрашты

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Энгель Фәттахов "Созвездие-йолдызлык" фестиваленең иң зур бүләгенә ия булган "Ак инеш" бию ансамбле егет-кызлары һәм 2 урынны яулаган җырчы-сандугачыбыз Гөлия Заһертдинова, аларның җитәкчеләре Лилия Фәтхуллина һәм Сирина Исламова белән мул табын артында очрашып янә бер кат тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 

- Әлеге җиңү артында зур тырышлык ята. Рәхмәт сезгә, рәхмәт җитәкчеләрегезгә. Актанышлыларның әле моңа чаклы Гран-прига ия булганы юк иде. Бу чын мәгънәсендә зур җиңү. Гөлиябезнең чыгышына да тиңнәр булмады. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп, тагы да югарырак үрләрне яуларга язсын. Барыгызны да ихластан котлыйм! - дип тәбрикләүләрен җиткерде Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International