26 апрель көнне дәүләт техника күзәчелеге җитәкчесе Хакимов И.М. җитәкчелегендә, Такталачык авылы җирлегендә тракторлар, үзйөрешле механизмнарга техник карау уздырылды.
Илдус Мәхиян улы билгеләгэнчә, техник караулар башка еллардагыча оешканлык һәм әзерлек белән узуы искәртелде, җитешсезлекләрне бетерү тәкьдим ителде. Илдус Мәхиян улы, җирлегебездән техникасын иң яхшы төзеклек белән әзерлек сызыгына куйган, Әнәс Сәбах улы Хасановны, "Рәхмәт хаты" белән билгелэп үтте..jpg)
Техника төзеклеген тәэмин итеп, җирлек яшәешенә үз мөмкинлекләреннән чыгып, һәрдаим ярдәм итеп торучы барлык шәхси техникалы егетлэребезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез, техникаларының төзеклеген һәм фаҗигасез юллар теләп калабыз.